Казан үзәгендә парковкалар эшләми, иртәгә юлларны ябачаклар

Казан үзәгендә түләүле муниципаль парковкалар 19-25 октябрь көннәрендә эшләмәячәк. Аларда БРИКС саммитын оештыручыларның аккредитацияләнгән транспортын гына калдырып булачак. Саммит 22-24 октябрьдә үткәрелә.

“БИЗНЕС ONLINE язганча”, 18-24 октябрьдә Универсиада авылы янәшәсендә Оренбург тракты буенча – Җиңү проспектыннан Академик Парин урамына кадәр, шулай ук Петербург урамында һәм аның тирәсендәге юлларда хәрәкәт чикләнелә. 19-24 октябрьдә Татарстан башкаласында, иминлек максатында, прокат самокатлары һәм велосипедлардан файдалану тыела.
19-24 октябрьдә 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькәчә Мехчылар, Девятаев, Мәҗит Гафури, Ирек, Кызыл Татарстан һәм Татарстан урамнары аша авырлыгы 5 тоннадан артыграк булган йөк машиналары хәрәкәтенә тыю кертелә.

Иртәгәдән башлап, шәһәр үзәге урамнары тулысынча ябыла. 22 октябрь 00.00 сәгатьтән 24 октябрь 23.59 сәгатькәчә түбәндәге юллар ябык булачак:
* Зур Кызыл һәм Карл Маркс урамнары (Жуковский урамыннан Япеев урамына кадәр);
* Театр урамы (Дзержинский урамыннан Касаткин урамына кадәр);
* Пушкин урамы (Дзержинский урамыннан Бассейн урамына кадәр);
* Карл Фукс урамы (Бехтерев урамыннан Дзержинский урамына кадәр);
* Лобачевский урамы (Зур Кызыл урамыннан Дзержинский урамына кадәр);
* Кремль урамы (1 Май мәйданыннан Профессор Нужин урамына кадәр);
* Оренбург тракты буенча Универсиада авылы тирәсендәге юллар (Җиңү проспектыннан Академик Парин урамына кадәр);
* Җиңү проспекты янындагы юллар ( Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына кадәр);
* Петербург урамы (Суконная урамыннан Назарбаев урамына кадәр).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү