Декабрь уртасында көчле магнит давыллары көтелә. Белгечләр шулай дип кисәтә. Шул сәбәпле 15–17 декабрьдә сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә алар. Магнит давыллары «котырган» көннәрне ничек җиңелрәк уздырырга?
Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова белән шул хакта сөйләштек.
– Ни өчен магнит давыллары вакытында кеше үзен начар хис итә?
– Бу чорда организмның стрессларга каршы торучанлыгы кими. Магнит давыллары вакытында кеше еш кына хәлсезлек, йокысызлыктан интегә, ярсучанга әйләнә, кискен тавышка, яктылыкка сизгерлеге арта. Баш авырту, буыннар сызлау, йокымсырау кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Хроник йөрәк-кан тамыры авырулары булган, артык авырлыктан интеккән, шикәр чире диагнозы куелган кешеләр магнит бураннарына аеруча тиз бирешә.
– Тагын кемнәргә аеруча сак булырга киңәш итәсез?
– Магнит давыллары вакытында баш өянәгеннән (мигрень) интеккән кешеләрнең авыртулары көчәя. Бу чорда инсульт, инфаркт, гипертоник криз килеп чыгу ихтималы да арта. Ник дигәндә, магнит давыллары канның куелыгына да йогынты ясый. Андый көннәрдә, гадәттә, кан куера. Бу исә – тромб килеп чыгу куркынычы да бермә-бер арта дигән сүз. Моннан тыш кан куеру аркасында организмда газ алмашы начарая, күзәнәкләргә һава җитми, кан басымы күтәрелә.
– Магнит давылларына алдан әзерләнеп буламы?
– Була, әлбәттә. Моның өчен иң элек йокыгызны туйдырыгыз. Йокыдан торганда кисәк торырга ярамый. Юкса баш авырта башлавын көт тә тор. Көн саен ярты сәгать булса да урамда йөреп керү өчен вакыт табыгыз. Җәяү йөрү нерв системасын ныгыта. Димәк, алда көтелгән магнит давыллы көннәрне дә җиңелрәк уздыра алачаксыз. Исерткеч эчемлекләрдән дә баш тартырга кирәк. Мунча керү дә магнит давыллары алдыннан организмны ныгытачак.
Магнит давыллары вакытында файдалы киңәшләр
– Магнит давыллары вакытында майлы, тозлы, әче, ысланган ризыклардан баш тарту хәерле. Ник дигәндә, алар организмдагы суны тоткарлый.
– Бу көннәрдә күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, аерым алганда, йөзем, өрек, мүк җиләге, караҗиләк, карлыган, лимон, банан ашарга кирәк. Алар кандагы адреналин күләмен киметә, шул рәвешле йөрәккә көч килми.
– Бөтнек, җиләк чәйләре, мелисса, гөлҗимеш, сары мәтрүшкәдән төнәтмәләрнең дә шифасы тими калмас.
– Көн дәвамында чиста су эчегез. Ул канны сыегайта. Димәк, магнит давыллары вакытында еш күзәтелгән тромб, инсульт, инфаркт ихтималын да киметә.
– Магнитлы көннәрдә самолетта очарга, метрода, җәмәгать транспортында йөрергә киңәш ителми. Беренчеләре кан басымын «уйната», җәмәгать транспортында исә, һава җитмәү сәбәпле, хәлегез китәргә мөмкин.
– Рульдә йөрүчеләргә дә сак булырга кирәк. Магнит давыллары вакытында кешенең игътибарлылык дәрәҗәсе 3–4 тапкыр түбәнәергә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat