Казанда 105 ел эчендә яңа температура рекорды куелды

3 гыйнварда Казанда температура рекорды яңартылган.

Казан метеостанциясе мәгълүматлары буенча һаваның максималь температурасы +3,2°С тәшкил иткән.

Казанда һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1920 елда теркәлгән  +2,7 градус тәшкил иткән булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү