Тәрәзә төпләрендә үсеп утырган помидор, татлы борыч, баклажан кебек үсентеләрне беренче тапкыр кайчан һәм ничек тукландырырга икән?
Гөлия Хәсәнова. Чирмешән районы
Сорауга «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова җавап бирде.
– Үсентеләрне саклык белән, нормасын белеп кенә ашларга кирәк. Артыгракка китсә, зыян гына салачак. Сабагы шәмәхәрәк, яфраклары куе яшел төстә икән, димәк, әйбәт үсә һәм тукландыру таләп итми, дигән сүз.
Үсентене беренче тапкыр күчереп утыртканнан соң – өченче, дүртенче яфрагын чыгаргач тукландыралар. Болай эшләгәндә, тизрәк яңарачак ул. Шуннан соң ике атнага бер тапкыр азотлы, фосфор, калий һәм магнийлы комплекслы ашлама кертү әйбәт.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat