Путин Киев режимына 15 майдан турыдан-туры сөйләшүләрне яңартырга тәкъдим итте

Россия Украинага 15 майда Истанбулда 2022 елда өзелгән турыдан-туры сөйләшүләрне беренчел шартларсыз яңартырга тәкъдим итә.

Бу хакта Владимир Путин журналистлар белән очрашуда белдерде.

Россия конфликтның беренчел сәбәпләрен бетерү өчен җитди сөйләшүләргә өметләнә, дип билгеләде президент. Россия хәрби хәрәкәтләр яңадан башланмауга гарантия бирә торган озак вакытлы килешү тәкъдим итә.

"Киләсе адым Украина хакимияте һәм аларның кураторларыннан булырга тиеш", - диде Владимир Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре