Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан үзенең технопарклары, индустриаль мәйданчыклары белән билгеле»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы кысаларында күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектларны югары бәяләде. Бу хакта ул бүген РВК пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Искәртәбез, пленар утырышның төп темасы «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр».

Утырышның модераторы – телевидениедә алып баручы, тәүлек буе эшли торган «Москва 24» мәгълүмат каналының баш мөхәррире Дмитрий Щугорев.

Быел пленар утырыш спикерлары: Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген венчур проектлары күргәзмәсендә, кызганычка каршы, барлык стендларны да әйләнеп узып булмады, аның сүзләренчә, бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителгән. Без бу проектларда һичшиксез катнашачакбыз, дип ышандырды ул.

Тулаем алганда, XX Россия венчур форумы турында сөйләгәндә, ул форумның федераль статуска ирешүен искәртте һәм форумга нигез салучыларның берсе булган Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенкога, шулай ук форумның оештыру комитетын җитәкләгән Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда венчур проектлары һәм инновацияләр белән эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.

«Республикада технологик эшкуарлыкны, илебездә технологик лидерлыкны стимуллаштыруга юнәлдерелгән инновацион үсешнең финанс һәм финанс булмаган институтларының тулы бер системасы эшли, – дип хәбәр итте ул. – Алар арасында өч махсус икътисадый зона бар – «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ, алар инде билгеле һәм шулай ук биотехнологияләр буенча махсуслашкан «Зеленодольск» МИЗ. Моннан тыш, Татарстан үзенең технопарклары, индустриаль мәйданчыклары белән билгеле. Әгәр махсус зоналарны һәм технопаркларны алсак, алар компанияләргә кирәкле инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура һәм төрле ярдәм чаралары, шул исәптән финанс һәм административ характердагы ярдәм чаралары күрсәтә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды стартапларны стимуллаштыру буенча комплекслы программа гамәлгә ашыра. Узган ел республиканың әлеге үсеш институты партнерлары белән бергә бу максатларга 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирде һәм 37 проект финансланды.

Үз чиратында, Татарстан Фән һәм технологияләр фонды югары уку йортларының икътисадның реаль секторы предприятиеләре белән фәнни-җитештерү кооперациясен киңәйтү өчен уникаль грант конкурсы башлап җибәрде. Нәтиҗәдә 25 компания 35 инновацион технология кертүгә 236 млн сум бюджет һәм 600 млн сум тирәсе шәхси финанслау чыганакларыннан акча алды.

«Технологик эшкуарлыкны үстерү фәнни-мәгариф комплексы эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Россиянең төп стратегик инициативасы очраклы гына «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» исемен йөрми. Югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләр алга таба коммерцияләштерү өчен фәнни-технологик башлангычлар булдыралар, шулай ук фәнни, инженерлык һәм эшкуарлык компетенцияләрен формалаштыралар. Шунысы куанычлы, республиканың фәнни-мәгариф оешмалары технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга актив кушылдылар. Бу кысаларда безнең университетлар һәм тикшеренү учреждениеләре илебез икътисады өчен мөһим юнәлешләр буенча 3,2 млрд сумга якын акча җәлеп итте инде», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул хәбәр иткәнчә, соңгы елларда гына да республика федераль хөкүмәт ярдәме белән дистәләгән яңа фәнни-мәгариф инфраструктурасы объектларына ия булды, алар арасында – дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр, алдынгы инженерлык мәктәпләре, университет технологик эшкуарлыгы платформасында эшләүче инновацион үсешнең махсуслаштырылган институтлары.

Әйтик, безнең алты югары уку йорты Приоритет – 2030 программасының төрле трекларында катнаша, беренче, иң абруйлы төркемне дә кертеп, диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга җыенмый, дип ышандырды.

Хәзерге вакытта федераль конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә, анда без өч проект тәкъдим иттек, диде ул, һәм мин безнең инициативалар Президент администрациясеннән дә, ил Хөкүмәте тарафыннан да хупланыр дип өметләнәм.

Федераль ярдәм белән беррәттән, республика үз ресурсларын һәм мөмкинлекләрен дә куллана, галимнәргә һәм инноваторларга ярдәм итү буенча эзлекле эш алып бара, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре