Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге коллективка ике дини хезмәт чыгарган өчен «Россия — Ислам дөньясы» төркеме рәисе премияләрен тапшырды. Тантаналы чара Уфада төркем утырышы нәтиҗәләре буенча узды.
Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге коллектив Коръән тәфсире төзү өчен премия алды. Бу хезмәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең беренче тәрҗемәсе булып тора. Бу хезмәтә Изге Китап текстын татар теленә төгәл тәрҗемә итү белән аерылып тора.
Укучыга уңайлы һәм Коръән мәгънәсен аңлауны җиңеләйтү өчен комментарийлар һәм шәрехләр бар. Тәфсирның һәр тәрҗемә битеннән соң Коръән текстының оригиналы язылган.
Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенә мөфтиләр, башка тәфсирләр авторлары, галим-лингвистлар, әдәбиятчылар, ислам белгечләре, Татарстан һәм Россиянең мөселман һәм иҗтимагый оешмалары дини идарәләре уңай бәяләмә биргән.
Татарстан Президенты, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Уфада төркемнең пленар утырышын ачты.
«Татар-Информ»