Рушан хәзрәт Аббясов: Хаҗны бернәрсә белән дә алыштырып булмый

Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Рушан Аббясов мөселманнарның мәчетләрнең ябылуына, хаҗ сезоны булмый калу ихтималына карата фикере турында Sputnik Үзбәкстан басмасына сөйләде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

2020 елгы хаҗ сезонына әзерлек эпидемиологик хәл тотрыклы төс алганчыга кадәр рәсми рәвештә туктатылган.

«Әлегә быел хаҗ сезоны булмаячак дигән төгәл мәгълүмат юк. Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте мондый карар кабул итмәсә дә, безне кисәтеп куйды. Без Россия компанияләре авиакомпанияләр һәм кунакханәләр белән әлегә килешүләр төземәсен өчен Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министрлыгы исеменнән илчелектән нота алдык», — диде Аббясов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә әле хәлиткеч карар кабул ителмәгән һәм мөселманнар дөньяда эпидемиологик вазгыять яхшырган очракта Мәккәгә юл ачылачагына өметләнә.

«Хаҗилар быел изге урыннарга бара алмаган очракта, сау-сәламәт калырлар һәм киләсе елда хаҗ кылырлар дип ышанабыз, чөнки хаҗны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Ислам дөньясының барлык илләрендә дә мәчетләр карантинга ябылган кебек үк, моны барысы да аңлый», — дип ачыклык кертте ул.

Ул шулай ук имамнарның дин тотучылар белән дистанцион формада аралашуга күчүе хакында сөйләде. «Онлайн-вәгазьләр үткәрелә, кешеләр интернет, социаль челтәрләр аша тоташа ала», — диде ул.


Фикер өстәү