Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында Россия мөселманнарына хаҗ кылу мөмкинлеге бирүне сорады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Мәшәт белән очрашты.

«Безгә Кәгъбәне күрү, Мәккәдә булу – безнең өчен зур бәхет, — диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда. – Мин гомрә узгач, илебездән күп санлы хаҗ кылучылар хаҗ кылырга теләр дип уйладым, һәм сездән Россия хаҗиларына хаҗ кылу мөмкинлеге бирүен сорамый булдыра алмыйм. Мин вәзгыятьнең гади булмавын аңлыйм, пандемия, әмма 2022 елда хаҗ перспективасын ничек күрәсез? Сезнең белән Россиядән килгән хаҗилар хаҗ кылырга мөмкин булган шартлар турында фикер алышырга теләр идем. Вакцина ясаткан кешеләр дә бар, алар вакцинация үткән документ ала. Россиядә эшләнелә торган вакцина, СпутникV, ул Бөтендөнья сәламәтлек оешмасында әлегә теркәлмәгән, процесс бара. Без Россия мөселманнарын вакцинация белән кертү турында алдан килешергә телибез».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, кешеләр иминлеген тәэмин итү ягыннан Согуд Гарәбстаны җитәкчеләре алдында җитди җаваплылык тора. Ул, уртак килешүләр белән хаҗ кылырга мөмкин булыр, дигән ышаныч белдерде.

Хаҗ һәм гомрә эшләре министры урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Мәшәт бу мәсьәләне һичшиксез тикшерәчәкләрен әйтте. «Мин сезнең тәкъдимне кабул итәм, без аны, һичшиксез, игътибар белән карарбыз һәм тиешле карарын да кабул итәрбез», — диде ул.


Фикер өстәү