Татарстан Президенты Согуд Гарәбстанында яшәүче татарлар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

Чара Җиддә шәһәрендә Россия генераль консуллыгында узды, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Хәзерге вакытта анда  200гә якын татар яши. Аларның күбесе Рияд, Джубейл, Даммам, Җиддә, Мәдинә һәм башка шәһәрләрдә яши. Алар барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкынына керә, бары тик Мәдинәдә яшәүче берничә гаилә генә искәрмә булып тора. Алар Татарстанның Нурлат районы Кизләү (Корманай) авылыннан күченеп килгән кешеләрнең нәсел дәвамчылары.
Соңгы елларда татарлар эмиграциясенең яңа дулкыны күзәтелә. Алар Согуд Гарәбстанына эшләргә яки укырга килә. Чит илдә алар җирле оешма вәкилләре белән элемтәдә булырга омтыла. Моның өчен Корольлектә татарларны берләштерү эшләре алып барыла. Алар киләчәктә татар телен саклау һәм аны үсеп килүче буынга тапшыру максаты белән татар җәмгыяте оештырырга планлаштыра.

Фикер өстәү