Сукбайларга коронавирустан вакцина ясау өчен Татарстан хакимиятеннән ярдәм сораганнар

Социаль приютлар җитәкчеләре йортсыз кешеләргә коронавируска каршы вакцинация уздыруда Татарстан хакимиятеннән ярдәм сораганнар. Бу хакта «Кеше приюты» оешмасы сайтында хәбәр ителә.

«Приюттагы кешеләрнең документлары булмау аркасында, алар коронавируска каршы прививка ясата алмый. Билгеле бер яшәү урыны булмаган ике мең кеше прививкасыз калырга мөмкин»,  – дип яза «Интерфакс».

Сүз уңаеннан: бүгенгә Татарстанда яшәүче 1,9 млн кеше вакцинаның беренче компонентын алган. Халыкның 60 проценты прививка ясаткан, ә коллектив иммунитет күрсәткече – 80 процентка җитәргә тиеш.


Фикер өстәү