Согуд Гарәбстаны хаҗиларга юлны япкан

Согуд Гарәбстаны, коронавирус пандемиясе килеп чыгу аркасында, мөселманнарны Мәккәгә хаҗ кылуга кертмәячәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте гарәпләрнең рәсми чыганакларына таянып хәбәр итә.

“Дөньяда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле быел хаҗ хәзерге вакыта Согуд Гарәбстаны территориясендә яшәүче (вакытлыча яшәүче) хаҗилар өчен генә үткәреләчәк”, – диелгән Татарстан Диния нәзарәтенең инстаграмдагы битендә.

Шулай итеп, быел чил илләрдән хаҗга барырга теләүчеләргә юл ябык, дигән сүз.
Бүгенгә Согуд Гарәбстанында инфекция йоктыруның 161 меңнән артыграк очрагы теркәлгән. Гарәп илләре арасында иң зур күрсәткеч икән бу.

Ел саен хаҗда өч миллионнан артыграк кеше катнашып килә. Ике миллион мөселман чит илләрдән, шул исәптән Россия һәм Татарстаннан бара. Әйтик, узган елда республикадан 1,8 мең кеше хаҗ кылган.
Моңа кадәр Согуд Гарәбстанының өмрә кылу максатыннан илгә кертүнең туктатып торылуы турында хәбәр иткәнлеген искә төшерик.


Фикер өстәү