Акча бездән нигә кача?

Россия глобаль капитализмның бер состав өлеше буларак, андагы уен кагыйдәләреннән читтә кала алмый. Океан артыннан озакламый сугыш башланачагы турында яңгыраган хәбәрләр бездә финанс паникасы һәм сум түнтәрелеше булып кайтаваз бирә.

Россиянең финанс активлары белән алыш-биреш итеп уйнаган чит ил инвесторлары алардан ашыгыч рәвештә котылырга омтыла. Дүшәмбе көнне Мәскәү биржасында сум очсызланды. Россия компанияләренең акцияләре 2020 елның язындагы кебек, хәтта аннан да зуррак тизлектә бәяләрен югалтты, аларны күпләп сату – распродажа башланды. РТС индексы 5,55 процентка түбәнәйде. Иң эре 43 Россия компаниясе 15 миллиард доллар (сумга күчергәч, 1,1 триллион сум) акча югалтты. Мосбиржаның дүшәмбе югалтуы – 3,6 процент, үткән пәнҗешәмбедән дүшәмбегә кадәр түбәнәю – 8 процент. Карагыз: Америка разведкасының «руслар салкыннар башлану белән Украинага һөҗүм итәчәк» дигән бер хәбәре күпме акчаның, куыклар шиңеп, парга әйләнүенә китерде. Чын сугыш башланса, бөтен дөньядагы финанс түнтәрелешен аңлату өчен менә дигән сылтау бит инде бу. Украина разведкасы башлыгы Кирилл Буданов та, янкилар сүзен кабатлап, Россия финанс системасын какшатуга үзеннән саллы өлеш кертте. Кремльдә сугыш башлау турындагы хәбәрләрне рәсми рәвештә кискен кире кагалар, әмма бу әлегә финанс паникасыннан коткармый. Россия активларын саткан инвесторлар сумнарын валютага алыштыралар һәм акчаны бездән чыгаралар. Сум түнтәрелеше шулай тәэмин ителә. Мәгълүмат сугышы ярдәмендә безнең кесәләрне чистарталар ягъни. Бу югалтуларны бәяләр үсеше нәтиҗәсендә халык җилкәсе күтәрәчәк бит инде.

Чит ил инвесторлары гына түгел, безнең үз олигархларыбыз да сумнарны долларга әйләндереп, оффшорга качыру темпларын көчәйткән. Федераль салым хезмәте акчаның Кипрга зур тизлектә шууын белдерә. Быелның 9 аенда гына да Россиянең юридик затлары 311,4 миллиард сумны дивидендлар рәвешендә Кипрга күчереп яшереп куйганнар. Менә федераль хөкүмәт әйтә бит инде: эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләргә акча юк, дип. Рәхим итегез: аңа җитәрлек акча оффшорга чыгып качкан. Дөрес, хөкүмәт акчасы түгел инде ул түгеллеккә, әмма ил икътисадына эшләсә, бюджетка да байтак тамар иде. Капиталның Кипрга качуы үткән ел белән чагыштырганда өч тапкыр тизләнгән. Ә болай, гомумән, тугыз айда Россияне ташлап качкан акча күләме 48 процентка үсеп, 59 миллиард долларга җиткән. Сумнарга әйләндерәсе дә килми, триллионнар турында бара сүз. Ә соңгы унике ай эчендә 70 миллиард долларның илдән китүен исәпкә алсаң, бөтенләй башлар әйләнә. Мондый хәл бары тик 2014 елда гына булган. Димәк, спекулянтлар һәм финансчылар инде вазгыятьне күптән сугыш хәле дип кабул итәләр.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү