Күз тию кешене – кабергә, дөяне казанга кертә

Күз тию турында барыбыз да ишетеп белә һәм аңардан һәркем үзенчә саклана. Халык арасында хәтта кара күзле кешенең күзе каты дигән ышану да бар. Ә кемнәрдер күз тиюгә бөтенләй ышанмый. «Иске таш мәчете» имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән күз тиюнең сәбәпләре һәм аңардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләштек.

– Хәзрәт, күз тию ул чынлап та бармы һәм аның турында Коръәндә әйтеләме?

– Ислам динендә адәм баласы өчен серле булып тоелган, шул ук вакытта хакыйкый саналган гыйлемнәр бар. Андый мисаллар бик күп. Әйтик, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)гә Коръәннең иңүе. Изге китап аңа Җәбраил фәрештә аша егерме өч ел буе иңдерелә. Кемдер, Коръәнне Пәйгамбәребез үзе язган, ди. Икенчеләр, ул бөтенләй укый да, яза да белмәгән, ди. Коръәннең бу дөньяга иңү юлы – безнең гадәти акыл белән аңлап бетерә алмый торган бер могҗиза. Ә Коръәндәге мәгълүматларны хәзер галимнәр фәнни яктан ача башлады. Кулыбыздагы китапны без укыйбыз, ятлыйбыз һәм аңа ышанабыз. Кайбер мәгълүматны ачыклар өчен адәм балаларының гыйлеме дә, мантыйгы  да җитешми. Күңел сизү дигән нәрсә бар. Рәсүлебезнең бер хәдисендә моңа дәлилләр җитәрлек. Бер кеше аның янына сорау белән килә. Ул сорауга җавап Коръәндә дә, хәдисләрдә дә булмый. Шуннан рәсүлебез аңа күңелең тыңларга һәм ул ничек әйтә – шулай эшләргә куша. Коръәни-Кәримнең «Кояш» дигән сүрәсендә Аллаһы Тәгалә, мин адәм балаларына җан бирдем, аңарда яхшылыкны һәм яманлыкны таный торган хис булыр, ди. Бер бәдәви Пәйгамбәр янына килеп, нәрсә ул гөнаһ һәм нәрсә ул изге гамәл, дип сораша башлый. Рәсүлебез, гөнаһ ул шундый гамәл, кылган вакытта йөрәгең аны теләмәс һәм шуны кешеләргә сөйләргә теләгең дә булмас, ә изге гамәлне кылганда күңелеңә рәхәт булыр һәм аны бөтен кешегә сөйлисең килер, ди. Болар барысы да җаннан бер сигнал булып тора. Күз тию дә – акыл белән аңлатып булмый торган бер гыйлем. Аңа дәлил исә – Коръәни-Кәрим һәм Пәйгамбәребезнең хәдисләре. Күздән тискәре энергия кереп, психологик һәм физик сәламәтлеккә зыян килә. Коръәндә күз тию турында мәгълүмат та, аңардан дәвалый торган аятьләр дә бар.

– Гадәттә, нинди кешеләрнең күзе тиючән?

– Көнче кешеләрнең. Коръәннең «Фәләкъ» сүрәсендә, көнче кешенең күзе тия торган була, диелә. Күз төсенә карап, аның күзе тиючән дигән сүзгә дәлил исә юк. Әмма халыкта бу кешенең күзе каты дигән сүз бар. Андыйлар чынлап та очрый. Алар белән сөйләшкәнем дә бар. Бу кешеләр хәтта балаларына да, оныкларына да карый алмый. Минемчә, бу – Аллаһтан бирелгән бер сынау. Кемнедер Ул – байлык белән, кемнедер авыру белән сынарга мөмкин. Ә боларны күз белән сыный һәм ул бик зур газап. Кызганыч, бу кешеләрнең күбесе диндә түгел, шушы сынау аларга, бәлки, намазга басарга һәм тәүбә итәргә бер сәбәптер.

– Күз күтәрә алмый торган кешеләр дә була. Аеруча кем күз тиюдән зыян күрә?

– «Бәкара» сүрәсенең 102 нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «…Аллаһның рөхсәте булмаса, бер кеше дә икенче берәүгә зарар китерә алмый, сихер белән дә, күз тидереп тә…» Аллаһ рөхсәте булса, күз тия, булмаса – юк. Шул ук бүгенге көндә телдән төшмәгән коронавирус та. Аллаһның рөхсәте булса, син аны эләктерәсең. Халык ябырылып карабодай белән он алды, аның урынына дога кылсалар, яхшырак булыр иде. Кеше беренче чиратта матди хәлен кайгырта башлады. Коръәндә дә, алар уйлыйлар мал-мөлкәт белән мәңге яшәрмен дип, яшәү дә, үлем дә Аллаһ кулында булуын оныталар, диелә. Нишләп миңа күз тия диләр. Сиксән процент гаеп синдә. Аллаһ, авырлык һәм кайгы-хәсрәтләрнең сәбәбе үзегезнең кулыгыз белән кылган гөнаһларыгыз аркасында, дип кисәтә. Кешегә бер хакыйкать җиткерәсем килә. Адәм баласының иң курыккан әйбере гөнаһлары булырга тиеш. Гөнаһыңнан тәүбә итсәң, Ул сиңа зарарын китерми. Вирус та, сихер, авыру да – Аның кулында. Аллаһ газабына лаек икәнсең, ул сиңа эләгә. Лаек булмасаң, чирне дә, күз тиюне дә бирми. Күз тиюнең тагын бер сәбәбе – масаю, тәкәбберлек, мактану. Яңа кием алып киясең дә, урамга чыккач ялгыш егылып, аңа тап төшерәсең. Гаепне кешедән эзләмә, ул – үзеңдә. Яңа кием алгач, Раббыңа шөкер иттеңме, аны кигәндә шундый очракта укыла торган доганы укыдыңмы? Аллаһка тәвәккәл кылдыңмы? Син бу нигъмәтне Аның белән бәйләмәдең. Кеше алдында матур күренәсең, мактанасың килде. Бала тугач, бәби чәе үткәрәбез. Яшь әти-әнине котлыйбыз, алар өчен сөенәбез. Шунда Аллаһка рәхмәт әйтеп башкармыйбыз. Аннары Инстаграм битләре баланың фотолары белән тула башлый. Кайберәүләр көн дә баласының фотосын элә. Туй фотоларын да куялар. Аннары, нишләп тормышыбыз бармый, ник балабыз елый икән, дип аптырыйлар. Сез аларны бит кеше өчен, алар күрсенгә куясыз. Инстаграмны бер яктан – тәкәбберлек, икенче яктан – көнчелек, дим мин. Көнчелек булган җирдә күз дә бар. Күз тидеме – зыян килә. Күз тиюнең исә кешегә зыяны сихергә караганда да зуррак. Рәсүлебезнең бер хәдисендә, күз дөяне – казанга, кешене кабергә сала, диелә. Димәк, аннан кеше үләргә дә мөмкин.

– Балага үз әти-әнисенең дә күзе тия, диләр бит.

– Бик нык сокланып карасаң, үз-үзеңә дә күз тидерәсең. Әйткән сүзеңә дә, эшеңә дә, максат-планнарыңа, малыңа да. Шуңа да һәрвакыт «сөбханалла, машалла» дип карагыз. Аллаһ исеме белән дога кылсаң, пәрдә каплана – күз тими.

– Күз тигәнне каян белеп була?

– Дин әһелләре моны Коръән укып белә. Гаиләсендә тынычлык булмаса, тормышлары кара полосадан китсә, бала белән проблемалар башланса, эше бармаса, безгә киләләр. Яки бик актив булган кеше кинәт йомыла, депрессия башланырга мөмкин. Авырып киткән кебек була да, табиблар тикшереп, диагноз куя алмый, анализларым да әйбәт, хәлем юк, диләр. Коръән укыганда алардагы үзгәрешләргә карап, күз тигәнме-юкмы икәнне беләсең. Керфекләре ябыла башласа, куллары селкенсә, Коръәнне тыңлыйсы килмичә, чыгып китәсе килсә, чынлап та күз тигән булырга мөмкин. Өшкерүнең шифасы булсын өчен, кеше Аллаһка ихластан ышанырга тиеш. Ышанмаса, укыган Коръәннең файдасы булмый.

– Үз-үзеңне өшкерсәң, файдалырак түгелме?

– Коръән аятьләрен белгән кеше үзе укый ала. Без исә «Фатиха», «Бәкара», «Фәләкъ», «Нәс», «Ихлас» һәм башка сүрәләрдәге аятьләрне җыеп укыйбыз. Үзең өшкергәндә күз тигән кешенең тискәре энергетикасын чыгара да белергә тиешсең. Ул өстәл өстендәге тузан өргән кебек кенә түгел. Күп кенә өшкерүчеләр авырый, хәтта начар авырудан үлеп тә китәләр, чөнки ул кешене сихердән арындырып, җеннәр дөньясына керә. Алар белән башка-баш бәрелешә. Җеннәр исә аның абынганын гына көтә, шунда ук һөҗүм итәләр. Өшкерүче иртә-кич дога кылырга, Коръән укырга, намазны вакытында башкарырга тиеш, аның таләпләре бик күп. Аннары кеше бу юлга керешкәч, аны кәсепкә әйләндермәсен. Кәсепкә китсә, сыйфаты да төшә, ул сәүдәгә әйләнә. Тәэсир көче дә бетә. Шуңа да бүген чын өшкерүчене табу авыр. Ә Аллаһ белән арасы якын булган чын гыйбадәт иясе бер аять укып өреп тә авыруны дәваларга мөмкин.

– Күз тиюдән ничек сакланырга соң?

– Тәһарәтле йөрегез, намазлы булыгыз, тыйнак тормыш алып барыгыз, ягъни малыгыз белән масаймагыз. Чын күңелдән Аллаһка ышанып, гөнаһларыгыз өчен ярлыкау сорагыз. Бөти дә, булавка да, миләш ботагы да саклый алмый. Болары – хорафат. Фәкать Аллаһ Үзе саклый.

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү