Кара карлыганнан как ясау ЫСУЛЫ

1 кило карлыганга ярты кило шикәр комы исәбеннән ясала.

Карлыганны юабыз да, тишекле чүмечкә салып, пешекләп алабыз. Суын саркытабыз. Блендерда изәбез яки иттарткычтан чыгарабыз. Шуннан шикәр комы өстәп, утка куябыз. Кайнап чыккач, сүрән генә утта куерганчы кайнатабыз. Карлыган массасын табага (таба төбенә калынрак пергамент кәгазе җәеп калдырсаң әйбәтрәк) юкарак итеп җәеп, газ мичендә сүрән генә утта киптерәбез (көннәр эссе торганда, балкон яки чоланга күләгәлерәк урынга чыгарып киптерсәң дә була: 3 көн чамасы кибәчәк) Кипкәч, карлыган җәймәләрен тасмалап кисеп, крахмал белән шикәр пудрасы (икесен дә бер үк күләмдә алырга) катнашмасында әвәлибез.


Фикер өстәү