Тарихчы Дамир Исхаков, морза нәселләре дәвамчылары – Рәис Яушев һәм Мәгъсүм Акчурин белән Балкан тауны урап кайттык әле. Болгарияне урталай диярлек бүлеп торучы, фәлән мең чакрым ераклыктагы тауны әйтүем түгел. Казаннан биш йөз чакрым ераклыктагы, Башкортстанның Дәүләкән районындагы мәшһүр Балканны, Аслы күлне гизеп кайттык без.
Алтайда да шундый атамалы тау бар икән. Мөгаен, өч тау арасында без белеп бетермәгән ныклы багланыш бардыр. Бәлкем, өчесенә дә исемне төрки бабаларыбыз биргәндер. Моны ачыклау – киләчәк эше.
Татарлар өчен Башкортстандагы әлеге тау, аннан берничә чакрым ераклыкта җәелеп яткан мәһабәт Аслы күл кайсы ягы белән әһәмиятле, дисезме? Дамир Исхаков “Татар дастаннарында – милли тарих” дигән яңа хезмәтен язып бетергән икән. Анда “Идегәй”, “Чура батыр”, “Түләк белән Сусылу” дигән дастаннарыбыз анализлана. Әлеге дастаннарны фольклорчыларыбыз әдәби үзенчәлекләре, теле ягыннан тикшерсә дә, тарихи күзлектән өйрәнмәгән, ди галим. “Идегәй” белән “Чура батыр” кыпчак телле бик күп төрки халыкларда очраса, соңгы өченчесе, борынгырагы, татарлар белән башкортларда гына бар. Башкортларда язып алынганы унтугызынчы гасырга караса, татарларда сакланганы, Миркасыйм Госманов табып алганы, кулъязма хәлендәгесе XVI гасырда кәгазьгә төшерелгән. Аның теле XVI-XVII гасырларга караучы башка татар язма чыганакларныкына бик охшаш. Шуңа күрә аны безнең милли мирас дип әйтергә була. Дамир абый, юлга чыгар алдыннан, бу сәяхәтнең ниятен: “Борынгы әдәбиятыбызның йөзек кашы булган менә шушы “Түләк белән Сусылу” дастанында әлеге Балкан тау, Аслы күл атамалары еш искә алына. Яңа китабымда шуларның фоторәсемнәре булса, укучыларыбызга борынгы тарихыбызны күзаллау, бүгенгегә бәйләп карау ансатрак булыр”, – дип аңлатты.
Барасы юл шактый озын булганга, Лениногорскида, Рәиснең әти-әниләрендә кунып, иртә таңнан кузгаласы иттек.
Яушевлар
Әлеге кунакчыл гаиләгә тукталганчы, Дамир Исхаковның бер ел элек кенә дөнья күргән “Яушевларның урта гасыр тарихы һәм кимак проблемасы” дигән китабын искә алып китү урынлы булыр. Бу хезмәтнең әһәмияте шунда: анда Рәис Яушевның әнисе Альбина ханымның уналты буын шәҗәрәсе ачыкланган (моны морза дәвамчысы үзе эшләгән), галим исә әтисе Равил абзый ягыннан бу нәселнең егерме буын бабаларын тәгаенләп, кайбер өзеклекләр белән шәҗәрәнең очын унөченче гасырның 20-30 нчы елларына җиткергән, Башман солтанга китереп тоташтырган. Башман солтан, XIII гасырда монголлар белән сугышып, Иделнең түбән агымында һәлак була. Ул Идел буеннан көнчыгышка таба, Җаек бассейнында яшәгән көнчыгыш кыпчакларның – кимакларның башлыгы булган. Алар монголларга каршы болгарлар белән бергә каршы чыккан. Чыңгызыйлар кимакларны җиңсә һәм дәүләт эченә кертсә дә, алар юкка чыкмаган, аерым бер берләшмә, кабилә буларак сакланган. Бу вакытларда кимакларның башкаласы хәзерге Оренбург урынындагы Актүбә шәһәре булган. Кимаклар безнең якларга XI гасырларда ук килеп урнаша. “Башкортстанның – көнбатыш, Татарстанның көнчыгыш өлешендә – Ык бассейны буйларында кимакларның эзләре сакланган. Алабуга, Минзәлә якларында булган байлар кабиләсе шуңа ишарәли. Анда “байаут, баят” дигән атамалар бар. Шул ук кабилә ул. Аслы күл янындагы каңгылы – шул ук көнчыгыш кыпчакларның бер өлешен белдерә”, – ди галим.
“Башкортстанның көнбатыш өлешендә ни өчен халык татар телле?” – дип сорый ул, һәм үз соравына үзе үк: “Теге вакытта монгол яуларыннан качкан кыпчакларның шактый өлеше – алар арасында Үзәк Азиядән чыккан борынгы татарлар да була – Ык буйларында утырып калган”, – дип җавап бирә. Дамир абыйның әлеге тарихи бәяннарын өлкән Яушев – Равил абзый да кызыксынып тыңлады. Ул үзе Казахстанның Акмулла шәһәрендә (хәзер Нурсолтан) туса да, Шаһингәрәй бабасының чыгышы Әтнә районыннан икән. Озак еллар тау инженеры булып эшләгән. Альбина апа табибә булып хезмәт куйган. Олыгайган көннәрендә Рәис әти-әнисен, әйдә, ватаныбызга кайтыйк дип, әнисенең туган ягына – Лениногорскига күчергән. Равил абзыйның, теләсә кайсы тарихчы кызыгырлык шәҗәрә агачы төзегән Рәиснең эш-фигыльләрен, фикер сөрешләрен, барлап-бәһаләп, бизмәнгә салганнан соң, шөкер, татарның затлы нәселләре – аксөякләре бетмәгән, дәвам итә икән, дигән нәтиҗәгә килдем мин.
Менә бу – күл ичмасам!
Көтеп торучы булгач, рәхәт инде. Дәүләкәннең күршесендә – Бүздәк районы үзәгендә безне туган җиренә, әти-әнисе янына кунакка кайткан тарихчы Илнар Гарифуллин көтеп тора иде. Иртәнге чәй дигәннең төшке ашка әйләнеп китү ихтималын искәртеп, шәкертенең әти-әнисенә рәхмәтләр укый-укый, Дамир абый безне Дәүләкән районына, Балканга ашыктыра. Тауга якынлашканда, төркемебезгә Башкортстандагы күренекле милләтпәрвәрләребез – этнолог, тарих фәннәре докторы Фаил Сафин, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин белән җәмәгать эшлеклесе Кадерле Имаметдинов кушыла.
Балкан әллә ни биек тау түгел икән. Кавказ, Алтай, Кипрның текә тауларына менеп караган кешегә бөтенләй кечкенә тоела ул. Азнакайдагы Чатыр тау белән бер чама булыр. Тик без аңа шактый озак мендек. Сәбәбе гади генә: бармак башы кадәр җир җиләге! Мине өзеп кап, мине өзеп кап дип, һәрберсе күзеңә карап тора! Мондый юмарт тау итәгеннән, мондый җиләклектән тиз генә аерылып буламыни?!
Менә шушы тауның күкрәгендә Түләк, уйсулыкта утлап йөрүче терлек-туарын багып, музыка коралларында уйнап, күңел ачып утырган. Шушында ул Аслы күлдә чума-чума хозурланган Сусылуны күреп алган. Ни дәрәҗәдә дөрестер: әле XIX гасырда, дастанны язып алган вакытта, биредә Түләк белән Сусылуның кабер ташлары торган, диләр. “Их, бирегә археологларны җәлеп итеп, шул кабер ташларын табасы иде. Ул ташлар туфрак астында калгандыр, якында гына ятадыр”, – дип гөманлый Дамир Исхаков.
Җиләкле тауга рәхмәт укый-укый, Аслы күлгә юл тотабыз. Менә кайда икән ул табигать могҗизасы! Татарстанда мондый биниһая зур күл юк. Моның мәйданы 22 квадрат километрны тәшкил итә икән. Күл читендәге биек ярдан бик мәһабәт булып күренеп тора ул! Алтайдагы Алтын күл дә бик күркәм тоелган иде. Әмма яр буйларын тал басканга, аны бөтенләе белән күзаллау кыен. Менә шушында Түләк ничек тә качарга омтылган Сусылуны чәченнән эләктереп ала. Соңрак, Саҗдар ханның рөхсәтен алып, күл төбенә төшеп, сөйгәне белән кавыша ул… Дастанда мондый сихри мизгелләр шактый күп очрый.
Йомгак урынына
– Халык авыз иҗаты әсәрләрендә, бигрәк тә дастаннарда күпләр игътибар итеп бетермәгән тарихи фактлар яшеренгән. Аларны чүпләп ала белергә генә кирәк. Әйтик, “Түләк белән Сусылу” дастаны эчендә тагын да борынгырак башка бер тарихи дастан сакланган. Сюжет борылышларында буталып калмыйча, катламнарга аерып, сүтеп җыю осталыгына ирешсәк, безне борынгы тарихыбызга кагылышлы тагын да кызыклырак ачышлар көтә, – ди өлкән тарихчы.