Тукай районының Биклән авылы кызы Ләйсән Мөхәмәдиева август ахырында акватлон буенча узачак Россия беренчелегенә әзерләнә. Шуңа күрә хәзер аңа көнгә 4 сәгать йөзәргә туры килә. “Уңышка ирешәсең килсә, ялкауланмаска кирәк”, – ди ул.
– Минем бик тә йөзәсем килде. Авылда моның өчен мөмкинлек юк. Шуңа күрә әнием Нуранияне: “Әйдә, Круглое Поле бистәсендәге бассейнга эшкә урнаш”, –дип аптыраттым. Ул хисапчы булып эшли иде. Әни каршы килмәде, хәзер бассейнда администратор вазыйфасын башкара. Шулай итеп, мин 9 яшьтән йөзәргә өйрәндем. Бассейн ачылганнан бирле без анда инде. Башта судан курка идем, әмма бик тиз ияләштем. Тренерым Александр Стерехов барысын да үтемле итеп аңлатты. Көндезен 3 сәгать шөгыльләнсәм, кичләрен берәр сәгать әнием белән йөзәбез, – ди 14 яшьлек Ләйсән.

Акватлон йөзү һәм йөгерүне берләштергән спорт төре ул. Ләйсән акватлон буенча республика чемпионатында беренче урынны алган. Аның бүген инде 50гә якын артык медале бар. Дөрес, йөзү, акватлон буенча гына түгел. Ләйсән әле ул чаңгы ярышларында да катнаша. Билбау көрәше белән дә шөгыльләнгән. Әтисе Марат көрәш һәм билбау көрәше буенча тренер бит.
– Әтисе районга, әйдә, көрәшеп кара, дип райондагы ярышка алып барган иде. Кызыбыз икенче урынны алды. Республика турнирында өченче калганы бар. Ул вакытта аңа 12 яшь иде. Йөзү белән шөгыльләнгәч, көрәшергә вакыты калмый, – ди әнисе Нурания.
Ләйсән әйтүенчә, уңышка ирешү өчен ялкауланмаска кирәк. Үҗәтлек аңа әтисеннән күчкән. “Мин максат куйдым һәм шуңа омтылам. Акватлон буенча – беренче, йөзү буенча икенче разрядны үтәдем. Спорт остасы буласым килә. Хыялым – юрист яки бизәндерүче булу», – ди ул.
Ләйсән лагерьның да спорт юнәлешендәгесен сайлаган. Тиздән шунда барып, ярышка яңа көч җыеп кайтачак. Ә августта Казанда аны зур ярыш көтә. Сынатма, Ләйсән!
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез