8 ноябрь көне ниләр белән хәтердә калды?

Халыкара радиология көне

Бу көн Европа радиология оешмасы инициативасы белән гамәлгә
куела. Беренче тапкыр аны 2012 елда билгеләп үтәләр. 1895 елның 8
ноябрендә физик Вильгельм Рентген күзгә күренми торган нурларны ача.
Алар агач һәм кәгазь аша үтәргә сәләтле булалар. Шулай ук кеше тәненә үтеп
кереп, сөяк структурасын сурәткә төшерә алалар. Галим аларны Х-нурлар
дип атый. 1901 елда Рентген физика буенча Нобель премиясенә ия була.
Аның хөрмәтенә бу нурларны Рентген нурлары дип атыйлар.

Хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары
хезмәткәрләрен искә алу көне

Россия Эчке Эшләр Министрлыгының 1101 номерлы боерыгы белән
(2011 ел, 26 октябрь) гамәлгә куела. Хокук тәртибен саклаучылар иң
куркыныч һөнәрләрнең берсе булып кала. Ни кызганыч, югалтулар да була.
Эчке Эшләр Министрлыгында һәлак булган коллегаларын онытмыйлар,
туганнарына ярдәм итәләр. Бүген МВД 12 меңнән артык шундый гаиләгә
ярдәм итә. Бу гаиләләрдә 5,5 меңнән артык бала яши.

Халыкара КВН көне

Бу бәйрәмнең идеясе – тапшыруның авторы һәм клубның президенты
Александр Масляковныкы. 1961 елның 8 ноябрендә эфирга беренче тапкыр
КВН тапшыруы чыга. Анда Чит телләр институты һәм Мәскәү инженер-
төзелеш институты (МИСИ) студентлары катнаша. Башта КВН ның билгеле
бер сценарие булмый. Бәйгеләр ничек туры килә, шулай формалаша.
Программа эфирга 1971 елга кадәр чыга. Яңадан ул 15 елдан соң гына пәйда
була. Аны МИСИ командасының капитаны Андрей Меньшиков белән
драматург Борис Салибов яңарта. Алып баручы итеп кабат Александр
Масляковны чакыралар. Бүген КВН да 1000 нән артык – студент, 2000 нән
артык мәктәп укучылары командасы катнаша. КВН хәрәкәте Россияне, БДБ
илләрен генә түгел, бөтен дөньяны колачлый. Кайчандыр КВНда күренекле
артистлар, телевидение алып баручылары уйный. Алар арасында Геннадий
Хазанов, Леонид Якубович, Юлий Гусман, Валдис Пельш һәм башкалар бар.

Җиңү һәм дан ордены

79 ел элек (1943) СССР Югары Советы Президиумы указы белән Җиңү
һәм Дан орденнары гамәлгә куела. Җиңү ордены белән масштаблы хәрби
операцияләр үткәргән өчен 1944 елның 10 апрелендә Совет Армиясенең
югары команда составы бүләкләнә. Беренче номерлы орденга – Георгий
Жуков, икенче номерлыга Иосиф Сталин лаек була. 1944 елдан 1945 елга
кадәр Җиңү ордены 11 совет хәрби начальнигына һәм биш чит ил
гражданына тапшырыла. Дан ордены рядовой составны бүләкләү өчен
гамәлгә куела. Аның өч дәрәҗәсе була. Өченче дәрәҗә Дан ордены – бер
миллионнан артык кешегә, икенчесе – 45 мең кешегә, өченчесе 2678 кешегә
тапшырыла. Дан орденының тулы кавалерлары – 2600 кеше.

Гүзәл Әхмәтҗанова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре