Татар эстрадасы җырчысы Алинә Давыдова 2024 нче елга нәтиҗә ясап социаль челтәрләрендә кызыклы видео урнаштырган. Җырчы узып баручы елда иң истә калган шатлыклы, күңелсез, кызыклы, сабак биргән һәм хыялы тормышка ашкан көне турында сөйләгән.
Күңелсез көне дип Алинә Салават Фәтхетдиновның Чаллы шәһәрендә булган концертларының берсен атады:
«1 ноябрь. Миңа ул көнне абыемның вафат булуын хәбәр иттеләр. Мин Чаллвда Салават абыйның концертларында чыгыш ясадым. Бик авыр булды. Ләкин тешләремне кысып сәхнәгә чыктым. Үземне кулга алып чыгыш ясадым. Сәхнәдә кулымнан микрофон да төшеп китте», дип сөйли ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез