Газетага язылу

ТР Рәисе матбугат хезмәте 10 апрель төнне хәбәр итү системасының эше турында аңлатма бирде

Бүген төнлә хәбәр бирү системалары эшенә бәйле хәлләрне аңлату буенча халыктан күп кенә мөрәҗәгатьләр кергән.

Аларның барысы турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиткерелгән.

Шуны хәбәр итәбез: республикада ракета  һөҗүме куркынычы очрагына комплекслы хәбәр бирү системасы булдырылган. Куркыныч тууга, бер үк вакытта сиреналар, тавыш көчәйткеч, домофон,  телевидение  һәм смс-хәбәрләр аша бу хакта халыкка җиткерелә.

Республика Рәисе  әлеге чарага карата аңлы мөнәсәбәттә булырга чакыра. Әйе, ул вакытлыча уңайсызлыкларга китерергә, хәтта куркуга да салырга мөмкин. Ләкин нәкъ менә шундый комплекслы хәбәр бирү системасы гына республикада яшәүчеләргә куркыныч ихтималы турында, вакытында чаралар күрү зарурилыгы турында тиз генә җиткерү мөмкинлеге бирә.

Тынычлыкта калып,  инструкцияләрдә күрсәтелгәнчә, язылганча һәм хәбәр бирү системалары кушканча эш итү мөһим.

Республика җитәкчелеге оборона бүлекләре белән берлектә республиканы саклау өчен кирәкле барлык чараларны күрә. Шул ук вакытта хәбәр бирү  халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклауның  әһәмиятле өлеше булып тора

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре