Авылларында клуб булмаганга аптырамый Балтач районының Нормабаш халкы. Авыл уртасында матур итеп чыршы бизәп, рәхәтләнеп күңел ачкан алар. Әбиләр дә, бәбиләр дә уйнап мәш килгән. Мичтә коймаклар пешереп, чәй дә эчкәннәр.
Нормабаш авылында бүген 55 хуҗалык исәпләнә. Анда 136 кеше яши. Күбесе – өлкәннәр һәм уртача яшьтәгеләр. Бакча яшендә 3–4 бала бар. Клублары авария хәлендә булгач, күптән сүтелгән икән.
Шуңа күрә чараларны урамда үткәрергә туры килә. Күршедәге Кили авылы клубына да бәйрәмгә төшкәлиләр. Яңа клуб төзелер дигән өмет белән яши нормабашлылар.
–Халкы актив, бик яратам үзләрен, –ди Кили авылы мәдәният йорты мөдире Халидә Гарифуллина. – Яңа елны Нормашка барып уздырсак, Искечә Яңа елга үзебезнең клубка чакырдым. Чыршы бәйрәменә бик күп кеше чыкккан иде. Анда Яңа елны беренче мәртәбә генә уздыруым әле. Лотереялар уйнаттык. Кыш бабайның капчыгы да мулдан иде. Уеннарны да бик күп әзерләдек. 13 уен уйлаган идек, анысы гына җитмәде. Тагын өстәргә туры килде. Арада “Убырлы карчыклар ярышы”, “Кем күбрәк?”, “Кыш бабай капчыгын йөртү”, “Елан” уеннары да бар иде. Урамда булгач, күбрәк күмәк уеннар уйнаттым. Берсенә дә туңарга ирек бирмәдем. Рәхәт булгач, өйләренә дә кайтып китәргә ашыкмадылар. Безнең өчен иң мөһиме халыкның кәефен күтәрү бит.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез