Шомырт өлгерде. Аның җимешләрендә флавоноид һәм антоциан матдәләр, алма һәм лимон кислоталары, С витамины, каротин, шикәр, дуплау матдәләре, эфир мае бар. Шомырт төше, кайрысы исә глюкозага бай.
Ревматизм, бронхит, ютәлдән. Төнәтмә ясау өчен, 10 г шомырт кайрысына 1 стакан су салып, ярты сәгать кайнатырга кирәк. Шуны сөзеп, стакан тулганчы кайнаган су өстисе. Суынгач, көнгә 3 мәртәбә 1/3 әр стакан күләмендә эчәргә кирәк.
Яман шеш булганда. Эмаль яки пыяла савытка 2 шәр аш кашыгы кипкән шомырт чәчәге һәм кайрысын салып, шуңа 3 стакан кайнар су өстәп, 6–8 сәгать төнәтергә кирәк. Сыеклык караңгы төскә керергә тиеш. Сөзеп, ашарга ярты сәгать кала, көнгә 3 мәртәбә яртышар стакан эчәргә кирәк. Төнәтмәне салкынча урында 2 тәүлеккә кадәр сакларга мөмкин.
Баш авыртканда. 10 г шомырт кайрысын ваклап, 1 стакан суга салырга һәм кайнатырга кирәк. Шуннан соң сыгып сөзәргә, кайнаган су өстәргә кирәк. Шуны ашар алдыннан көненә 3 тапкыр 1/3 стакан күләмендә эчәргә.
Белеп тор! Геморрой булганда, туры эчәк ярылганда шомырт белән дәваланырга ярамый. Ул шулай ук йөкле хатыннарга да зыянлы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез