10 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда студентлар белән СВОда катнашучылар арасында телекүпер узды
Бүген Татарстан Хәрби комиссариатында КНИТУ-КАИ студентлары белән махсус хәрби операция зонасында Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр арасында телекүпер узды.
-
Җәмгыять
Идел буе закон чыгаручылары фикер алыштылар
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 80нче юбилей утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Быелгы хаҗиларның барысы да Татарстанга кайтып җитте
Быел Татарстаннан хаҗ сәфәренә барган барлык мөселманнар да республикага әйләнеп кайтты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән яңа табиб белгечлеге пәйда булачак
Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә 1 сентябрьдән яңа вазыйфа – сәламәт озын гомер медицинасы табибы пәйда булачак.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Лавров Җиңү паркында чәчәкләр салдылар
Казанда коллектив куркынычсызлык турында килешү оешмасы (ОДКБ) илләренең тышкы эшләр министрлары советы утырышы кысаларында Җиңү Паркында Хәтер тантанасы узды.
-
Яңалыклар
Һәркем ясатырга тиешле прививкаларны атаганнар
Илдә һәрбер кеше туберкулездан, В гепатиты, кызамык, коклюш, дифтерия, столбняк, полиомиелит һәм кызылчадан (краснуха) прививка ясатырга тиеш.
-
Яңалыклар
Татарстанда хезмәткәрләренә 8 миллион хезмәт хакы түләмәгән җитәкчене судка биргәннәр
Татарстанда эш бирүчегә, хезмәткәрләренә 8 миллион сум түләмәгән өчен, җинаять эше кузгатканнар.
-
Яңалыклар
Яңа төзелгән йортларда фатир бәясе төшкән
Казанда май аенда, быел әле беренче тапкыр буларак, яңа төзелгән йортларда фатирларның уртача бәясе төшкән.
-
Җәмгыять
Яман шеш белән көрәшүче Илсинә Хөснетдинова: «Балаларым хакына исән каласым килә!»
«Минем сезгә язмышымны сөйлим килә. Рөхсәт итәрсезме?» Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Илсинә Хөснетдинова белән танышуыбыз менә шулай башланып китте. Сынаулар каршында баш имәгән бу хатын-кыз бүген дә яшәү өчен көрәшә. Тормышның һәр мизгелен тирәнрәк аңлый башлаган, авыр чирне җиңәргә дип үз-үзенә сүз биргән, авылын, эшен бик яраткан гап-гади авыл кызы ул.
-
Яңалыклар
Пилотсыз очкыч мәдәни мирас объектын тулысынча диярлек юкка чыгарган
Украина кораллы көчләренең пилотсыз очкычы “1854–1855 елларда Севастопольне саклау” панормасы бинасына һөҗүм иткән.
-
МӨҺИМ
Кайтыгыз, яшьләр! Татарстанда авыл хуҗалыгы белгечләре нинди ташламаларга ия?
Авыл хуҗалыгына ветеринарлар, агрономнар, инженерлар һәм зоотехниклар җитми. Татарстанда әлеге күренеш бер дә үзгәрми. Уку йортларын тәмамлаган егет һәм кызлар киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләмиме? Әллә сәбәп башкадамы?
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Түбән Новгородта Идел буе закон чыгаручылар советы утырышында катнаша
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Түбән Новгородка килде, анда ул Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы эшендә катнаша.
-
Яңалыклар
Ракета һөҗүмендә өч кешегә зыян килгән
Чабаксарга ракета һөҗүмендә өч кешегә зыян килгән. Икесенең хәле – уртача, өченчесе – җиңелчә генә зыян күргән.
-
Яңалыклар
Казанда тышкы эшләр министрлары советы утырышы уза
Бүген, 10 июньдә, Казанда коллектив иминлек килешүе оешмасы әгъза-дәүләтләренең тышкы эшләр министрлары советының сессияара утырышы узачак. Аны Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров үткәрә.
-
Яңалыклар
Чабаксарга ракета һөҗүм иткән
Чабаксар ракета һөҗүменә дучар булды, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Олег Николаев социаль челтәрләрдә.