Газетага язылу

«Мондый җеназаны күргәнем юк иде»: танылган эшмәкәрнең 15 яшьлек улын соңгы юлга озаттылар

Кичә Казанда туктап торган Камаз арбасыннан чыгып торган баганага самокатта бәрелеп 15 яшьлек малайның гомере өзелү турында хәбәр иткән идек.

Битарафлык аркасында килеп чыккан фаҗигада гомере өзелгән яшүсмер танылган эшмәкәр, «Ният» хәйрия фондын гамәлгә куючыларның берсе Раил Биктаһировның улы Сәлмән булган. 

Бүген «Ал таң» мәчетендә аны соңгы юлга озаттылар. 

«Моңа кадәр беркайчан да мондый масштаблы җеназа күргәнем юк иде. Мондый рекордны минең җанымның бер өлеше, минем каным Сәлмән җыяр дип уйламаган идем», – дип яза cоциаль челтәрләрдә Раил Биктаһиров.

«Үлем кинәт килә һәм аның яше юк. 15 яшьлек малай кисәтүләрсез һәм бернинди билгеләрсез генә китеп барды. Балаларны саклагыз!», – дигән эшмәкәр.

Раил Биктаһировның авыр кайгысын уртаклашабыз...

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре