22 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Гашыйклар тавы» фильмы Шукшин кинофестивалендә катнашачак
Кичә Алтай краенда XXVIII Бөтенроссия Шукшин кинофестивале ачылды. Тулы метражлы фильмнарның конкурс программасында Салават Юзеев төшергән «Гашыйклар тавы» дигән фильм да катнаша.
-
Яңалыклар
Казан тормыш сыйфаты яхшы дип саналган шәһәрләр арасында беренче өчлеккә кергән
Тормыш сыйфаты индексының илкүләм рейтингында Мәскәүдән генә калышып, Казан икенче урынны алды. Ставрополь – өченче, Төмән – дүртенче урында. Тормыш сыйфаты 12 юнәлеш буенча бәяләнә.
-
Яңалыклар
Хокук бозган чит ил кешеләрен илдән куып чыгарачаклар
Чит ил кешеләрен Россиядән куып чыгаруга сәбәп булырлык административ хокук бозулар исемлеге ике тапкыр артачак. Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары бертавыштан икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
-
Яңалыклар
СВО ветераннарын эшкә алуны контрольдә тоту катгыйлана
Татарстан Дәүләт Советы утырышында административ хокук бозулар турында республика кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Герой ана» исеменә лаек булучы хатын-кызларга бушлай җир кишәрлеге биреләчәк
Татарстан Дәүләт Советы утырышында республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде.
-
Яңалыклар
Бакчачылык ширкатьләре өчен салым ташламаларын озайттылар
Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар беренче һәм өченче укылышта бакчачылык ширкәтләре өчен салым ташламаларын 2028 елга кадәр озайту турында закон проектын хуплады.
-
Яңалыклар
Июль ахырында температура климатик нормадан дүрт градуска югарырак булачак
Татарстанда июльнең өченче декадасында һаваның уртача температурасы климатик нормадан дүрт градуска югарырак булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Дәүләт Советы Татарстан бюджет кытлыгын 30,9 млрд сумга кадәр арттыруны хуплады
Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатлар беренче һәм өченче укылышта 2026 елга һәм 2027, 2028 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты параметрларын үзгәртүне хуплады.
-
Яңалыклар
Татарстан җәмәгать судьялары сайланды
Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан җәмәгать судьяларын сайлады.
-
Җәмгыять
100 яшьлек Суфия әби: «Озын гомернең сере – бал кортларында»
«Озак яшисең килсә, күбрәк эшләргә кирәк». Яшел Үзән районының Каратмән авылында яшәүче Суфия Шәйхетдинованың тормыш кайгыйдәсе бу. Шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен каршы алган Суфия әбинең балалары белән аның язмыш йомгагын сүттек.
-
МӨҺИМ
Балаларны мошенниклардан ничек сакларга?
Олысын да алдыйлар, кечесен дә. Мошенниклар корбаннары арасында балалар күп, дип чаң суга белгечләр. Кечкенәләрне куркытып, зурракларын җиңел килә торган акча вәгъдә итеп, төп башына утырталар. Балаларны ничек сакларга?
-
Яңалыклар
Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышы башланды
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче, язгы сессиядә – соңгы утырышы башланды.
-
Яңалыклар
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенә йомгак ясалды
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенә йомгак ясадылар. Быел анда 358 төрле продукция һәм хезмәт күрсәтүче 215 оешма һәм халык һөнәрчелеге осталары катнашырга теләк белдергән.
-
Яңалыклар
Икътисад белгече: «Ипотека каникуллары кредит буенча түләүләрне арттырачак»
1 сентябрьдән ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр керемнәре кимүне расламыйча гына ел ярымга кадәр ипотека каникулларын рәсмиләштерә алачак. Тик бу кредит буенча түләүләрнең ахыргы суммасын арттырачак, дигән «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Мария Ермилова.
-
Яңалыклар
МАКС мессенджерлар арасында лидер булды
МАКС Россиядә мессенджерлар арасында айлык аудитория буенча беренче урынга чыкты, дип яза «Ведомости» Mediascope мәгълүматларына сылтама белән.