Газетага язылу

Югары уку йортларында бюджет ураннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә төгәлләнә

Ташламалар буенча укырга керүчеләр, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук максатчан белем бирүдә катнашучылар өчен гариза тапшыру вакыты 1 августка кадәр дәвам итә. Төп конкурста катнашучы абитуриентлар 5 августка кадәр ризалык бирә алачак. Кабул итү турындагы боерыклар сайтта 3 һәм 7 августта урнаштырылачак.

Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамланачак. РФ Фән һәм югары белем министрлыгында шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Абитуриентларның конкурс исемлекләрен университетлар үз сайтларында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында 27 июльдә урнаштырачак.Әлеге даталар арасында «тынлык көннәре» гамәлдә була – бу вакытта укырга керүчеләр яңа гаризалар тапшыра яки элек җибәрелгән документларны кире ала алмый.

Магистратурага бюджет урыннарына документлар кабул итүне тәмамлау срогын һәр югары уку йорты мөстәкыйль рәвештә билгели, әмма ул 20 августтан да соңга калмаска тиеш.

Түләүле уку өчен документларны сайлап алынган белем бирү программасына бәйсез рәвештә 20 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Абитуриентлар документларны кабул итү комиссияләренә чират тормыйча гына тапшыра ала, кәгазь гариза кирәкми. Сервис Дәүләт хезмәтләре порталында бар һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бары тик расланган хисап язмасы гына кирәк.

Документларны онлайн рәвештә Россиянең 1000 югары уку йортына тапшырырга мөмкин. Портал белем, ташламалар һәм казанышлар турындагы документларны автомат рәвештә йөкли. Абитуриентка бары тик уку юнәлешен һәм формасын гына сайларга кирәк - булачак студент биш югары уку йортына гариза тапшырырга (әмма һәркайсында биш юнәлештән дә артык түгел) хокуклы.

Конкурс исемлекләрендә үз урыныңны күзәтеп барырга мөмкин. Кабул итү турында хәбәр шулай ук портал аша киләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре