Газетага язылу

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгырлар вакытында нишләргә кирәклеген искәртте

23 июльдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле яңгырлар яварга мөмкин. Яшенле яңгырлар вакытында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Урыны белән боз дә яварга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе урамда агачлар, начар ныгытылган корылмаларны әйләнеп узарга кирәклеген, шулай ук автомобильне алар янында калдырмаска кирәклеген искәртте. Моннан тыш, электр объектларына — өзелгән чыбыкларга, электр тапшыру линияләренә дә якын килергә ярамый.

Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда 112 номерына шалтыратырга киңәш ителә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре