Газетага язылу

Хокук бозган чит ил кешеләрен илдән куып чыгарачаклар

Чит ил кешеләрен Россиядән куып чыгаруга сәбәп булырлык административ хокук бозулар исемлеге ике тапкыр артачак. Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары бертавыштан икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында кодекста Россиядән куып чыгару җаваплылыгы 22 маддәдә каралган. Әйтик, мондый чара наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышы булганнарга, педофилия, җенес үзгәртүне, традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне пропагандалаганнарга, иммиграция кагыйдәләрен бозганнарга карата күрелергә мөмкин.

 

Яңа закон буенча мондый маддәләр саны 45 кә җитә. Чит ил кешесен тыелган символика пропагандалаган яки халык алдында күрсәткән, нәфрәт яки дошманлык уяткан, Россиянең территориаль бөтенлеген бозуга өндәгән, гадәттән тыш һәм хәрби хәл режимын бозган, террорчылыкка каршы операция режимын бозган, кирәкмәгән оешмалар эшчәнлегендә катнашкан, вак хулиганлык кылган, митинг һәм пикет кагыйдәләрен бозган өчен дә куып чыгара алачаклар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре