Газетага язылу

Казан юлларында 3 мотоциклчы һәлак булган

2026 елның беренче яртыеллыгында Казанда мотоцикллар катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин шулай дип белдерде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда җиде очракка күбрәк.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Савин билгеләп үткәнчә, 2025 елның беренче яртыеллыгында мондый аварияләрдә бер кеше дә һәлак булмаган. Быел исә өч кешенең гомере өзелгән, тагын 33 кеше зыян күргән. Моннан тыш, агымдагы елның июль башында мотоциклчы катнашында үлемгә китергән тагын бер юл-транспорт һәлакәте булган.

Искәртеп үтәбез, Залесный бистәсендәге юл-транспорт һәлакәте үлемгә китергән шундый очракларының берсе булды. Биредә 31 яшьлек мотоциклчының гомере өзелде. Җиңел машина белән бәрелешкәннән соң мотоцикл тукталышка килеп керә. Мотоцикл пассажирын һәм ике җәяүлене хастаханәгә озаталар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре