27 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Бер хатын-кыз БАД эчкәннән соң аздан гына үлмичә калган
Приморье краеның Находка шәһәре медиклары, үзбелдеклеләнеп, берничә көн буе “бавырын чистарткан” хатын-кызны көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып калган. Ул бик авыр хәлдә шәһәр хастаханәсенә килеп эләккән. Бу хакта “Российская газета” төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгыныңз мах-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Балтачта ат спорты фестивале үтте
Икенче тапкыр гына үткәрелсә дә, бу фестивальнең инде кабатланмас үз йөзе, үз программасы, күпсанлы үз тамашачысы бар.
-
Яңалыклар
Татарстанда 52 яшьлек ир-ат мопедта барганда ут баганасына бәрелеп һәлак булган
Узган төндә Казанда юл һәлакәте теркәлгән. “Татар-информ” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәренә таянып язганча, 52 яшьлек ир-ат мопедта барганда ут баганасына бәрелеп һәлак булган.
-
Яңалыклар
2027 елда Россия халкын 118 ял көне көтә
Биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче россиялеләрне 2027 елда 247 эш көне һәм 118 ял һәм бәйрәм көне көтә. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына «Знание» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева хәбәр иткән.
-
Яңалыклар
Россия халкы Бердәм Россиянең Халык программасына 3 миллионга якын идея керткән
Россия гражданнары «Бердәм Россия»нең яңа Халык программасына өч миллионга якын инициатива җибәргән, ә тәкъдимнәр кабул итү әле дә дәвам итә. Документ өстендә эш шулай ук партия Рәисе Дмитрий Медведев каршындагы Эксперт советы утырышында каралды, анда катнашучылар үз идеяләрен кертеп кенә калмыйча, кергәннәрне дә анализладылар, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Путин ясалма фәһем технологияләрен үстерү турындагы законга кул куйды
РФ Президенты Владимир Путин Россиядә ясалма фәһем технологияләрен үстерү һәм куллануның хокукый нигезләрен билгели торган база законына кул куйды.