Кимү ягында
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы елларда Татарстанда хәбәрсез югалган кешеләр турында гаризалар саны тотрыклы рәвештә кимү ягында. Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең эчке эшләр органнары эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Рамил Гарипов әйтүенчә, әгәр 2020 елда мондый 4088 мөрәҗәгать теркәлсә, 2025 елда бу сан – 751. Быелның беренче яртыеллыгында исә нибары 282 гариза кабул ителгән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек азрак.
2026 елның алты ае нәтиҗәләре буенча эзләүдә булган 138 кешенең 116 сы табылган. Шул ук вакытта узган еллардан калган очракларны да исәпкә алып, бүген эзләүдә 520 хәбәрсез югалган кеше тора. 201 очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Иң күп таралган сәбәпләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану, психик авырулар, өлкән яшьтә хәтер начараю, гаиләдәге низаглар, башка төбәкләргә эшкә китеп, элемтәне өзү очраклары бар. Кайбер кешеләр бәхетсезлек нәтиҗәсендә югала: урманда адаша, суга бата, исерек килеш кышын салкында туңып үлә. Моннан тыш, полициягә дистәләрчә ел элемтәгә чыкмаган туганнарын эзләүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Монда сүз васыять буенча мөлкәт һәм мирас мәсьәләләрен хәл итү очраклары турында бара. Тикшерү барышында югалган кешенең исән-сау булуы, исем-фамилиясен алыштыруы яки башка төбәктә гомер итүе ачыкланса, мондый очрак хәбәрсез югалу дип саналмый. Кешенең югалуы шикле шартларда булган дип фаразларга нигез бар икән, материаллар Россия Тикшерү комитетына җибәрелә һәм җинаять эше кузгатыла.
– Быел Татарстанда кеше югалу буенча бер җинаять эше кузгатылды. Монда сүз барыбызны да тетрәндергән Тамара Волкованың югалуы турында бара. Кызганыч, без аның мәетен генә таба алдык. Бу очракта криминал юклыгы дәлилләнгәннән соң, эш туктатылды, – диде Рамил Гарипов. – Югалу факты буенча җинаять эше кузгатылмаса, эзләү 10 ел башкарыла һәм тагын 10 ел аның билгеләре һәм югалу шартлары белән танып белү картасы Эчке эшләр министрлыгы архивында саклана. Кеше югалганнан соң 24 сәгать көтәргә кирәк дигән кагыйдә юк. Гаризаны теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы полиция бүлегендә бирергә мөмкин.
Балаларга ни җитми?
Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы Евгения Боброва әйтүенчә, быелның алты аенда полициягә 57 баланы эзләү турында гариза килгән. Аларның 34 е – кызлар, 23 е – малайлар. 42 бала өйдән чыгып китсә, 15 е исә дәүләт учреждениеләреннән – приютлардан, балалар йортларыннан, хастаханәләрдән һәм белем бирү оешмаларыннан югалган.
– Күпчелек очракта балалар бер-ике тәүлек эчендә табыла яки үзләре өйләренә әйләнеп кайта. Шуны да әйтәсе килә, күп кенә ата-аналар балаларының кем белән аралашканын да белми. Бу аларның балаларының тормышы белән кызыксынмавын күрсәтә, – диде Евгения Боброва.
Яшүсмерләрнең өйдән китүенең төп сәбәпләре – ата-аналар белән аңлашылмаучанлык, гаиләдәге конфликтлар, начар уку, теләгән әйберне сатып алмау, мөстәкыйль булырга омтылу. Евгения Боброва бер очракка аерым тукталды.
– 12 яшьлек яшүсмер әнисе телефон сатып алмаган өчен тавыш чыгара һәм өеннән чыгып китә. Берничә көн дусларында булганнан соң ул әйләнеп кайта. Билгеле инде, борчылган ана полиция бүлегенә мөрәҗәгать итеп өлгерә, – ди ул. Ә дәүләт учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар исә еш кына дуслары яки туганнары янына китә. Бүгенге көндә 19 бала эзләүдә дип санала. 14 очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Битараф түгел
Соңгы вакытта югалган кешеләр язмышына битараф булмаучылар күзгә күренеп арткан. Хәзерге вакытта Татарстанда полиция белән даими хезмәттәшлек итә торган алты волонтерлык эзләү оешмасы эшли. Алар арасында күпләргә таныш «ЛизаАлерт» оешмасы бар. Моннан тыш, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевскида «Василиса», «След», «Надежда», «Эзләү үзәге» һәм югалган балаларга ярдәм күрсәтә торган башка ирекле оешмалар эшли. Евгения Боброва сөйләвенчә, һәр территориаль полиция бүлегендә волонтерлар белән хезмәттәшлек өчен җаваплы хезмәткәрләр билгеләнгән. Алар эзләүне полиция белән килештереп алып бара. Шулай ук волонтерлар социаль челтәрләрдә мәгълүмат тарата, югалган кешенең элемтәләрен өйрәнә, кирәкле мәгълүмат җыюда ярдәм итә. Статистика күрсәткәнчә, полиция, Тикшерү комитеты һәм волонтерларның уртак эше нәтиҗәсендә хәбәрсез югалган кешеләрнең күпчелеге кыска вакыт эчендә табыла. Әмма белгечләр һәр очракның үзенчәлекле булуын искәртә: кешене никадәр иртәрәк эзләү турында игълан итсәләр, аны исән-сау табу мөмкинлеге дә шулкадәр зуррак була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез