– Шәүкәт абый, бал аерттыгызмы әле? Уңыш ничегрәк?
– Зарланырлык түгел. Аллаһка шөкер, яз яхшы килде. Күпләр язгы балны җыеп калу бәхетенә иреште. Ә язгы балны ел саен алып булмый аны, һава торышы мөмкинлек бирми, ә быел булды. Җәйнең беренче ае яңгырлы килде. Татарстанның көньяк районнарында, мисалга, Чирмешән, Мөслим, Актанышта юкә нәкъ менә июнь азагында чәчәк ата. Яңгырлар күп булу сәбәпле, бу районнарда юкә балының табышы азрак булды. Ә менә Балтач, Арча, Кукмара, Саба якларында юкә балыннан уңдылар. Гомумән, быел бал табышы начар түгел. Карабодай балының яхшы булачагына да өметләнәбез.
– Күрше төбәкләрдә, мисалга, Башкортстанда бал кортлары күпләп үлде. Татарстанда мондый хәл күзәтелмәдеме?
– Юк түгел, әмма Татарстанда кортлар үлеме, башка төбәкләр белән чагыштырганда күпкә азрак. Районнардагы белдерүләрне карап барабыз. Агу сибәргә 10 көн кала агрономнар белдерү бирергә тиеш. Ояларны күчерсеннәр өчен бу. Агулау төнлә башкарылырга, авылдан 300 метр читтә генә үткәрелергә тиеш. Таләпләр үтәлмәгән очракта, мөрәҗәгать язабыз, хәл итәргә тырышабыз. Күп булмаса да, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай районнарында бал кортларының агулану очраклары теркәлде. Бал корты – сыер түгел, аны бәйләп куеп булмый бит.
– Татарстанда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күп, диләр. Бал сатып алучылар да бихисапмы?
– Чиләгенә күрә капкачы инде. Сатучысы булгач, алучысы да табыла. Өстәвенә Татарстан балы белән генә чикләнмибез, Башкортстан, Самара өлкәсеннән алып кайтып та сатабыз. Башкорт балын яраталар. Башкорт балы – «бренд» бит ул, диләр. Шуңа да аны арттырып саталар. Юкә, чәчәк балы сатылды инде, хәзер көнбагыш һәм карабодай балын көтәбез.
– Кайсы балны аеруча яратып алалар?
– Исемлектә иң элек юкә һәм карабодай балы килә. Беренчесе хуш исле, төсе дә үзенчәлекле була. Карабодай балы караңгы төстә, аны һич бутап булмый. Аннары карабодай балының бер үзенчәлеге бар: аңа химия азрак керә, ул эшкәртелми. Рапс балы белән чагыштырсак, мәсәлән. Рапсныкы бер атна эчендә төбенә утыра башлый. Аннары халык: «Алдадылар, начар бал саттылар», – дип әйтә башлый. Яхшы бал утырырга тиеш инде.
– Ничә ел дәвамында бал бәясе үзгәрми, һаман үз урынында тора. Быел ничегрәк? Бал бәясе бүген дә үзгәрешсез калдымы?
– Бал бәясе 200–300 сумга артты. Сәбәбе бензин һәм вак-төяк чыгым бәясенең артуына гына бәйле. Чәчәк балын былтыр 1800 сумга сатсак, быел 2000 сумга. Юкә балы 2000 сум тора алмый инде, гафу итегез. Ким дигәндә, 2500–3000 сум. Кеше килә дә: «Бу балың ничә сум?» – дип сорый. Кибеттә колбаса һәм кәнфитнең сортларын аерым сорап алалар, ә монда: «Бу нәрсә балы?» – дип сорау юк, бәя сорыйлар. Башта сора нәрсәнеке икәнен. Көнбагыш, рапс балы күп ул, шуңа күрә бәя күтәреп булмый, ә сыйфатлы юкә балы – «элита». Һәр умартачы да чиста юкә балын җыеп алу бәхетенә ирешә алмый. Чәчәк балы ул – букет. Аның исе бар, аерым тәме бар, анда нинди генә чәчәкләрдән нектар җыелмаган. Тәмен дә кабып карамый сатып алучылар бар. Бал – бал инде ул, диләр. Юк, алай түгел, балның да төрлесе бар. Кемдер юкәнекен ярата, ә карабодайныкын ашый алмый. Кабып кара башта. Карабодайныкын күтәреп алып кайтып китә дә, әй, бу дөрес бал түгел икән, ай фәлән икән, ди. Чәчәкнекен кабып кара алайса! Балның сыйфатына да игътибар итәргә кирәк. Аның сыйфаты, төре бәягә тәэсир итә. Менә моны халыкка аңлатырга тырышабыз. Юк кына бәядән сатучылар бар. Бәягә кызыгып ала инде халык. Ике көннән шул бал шытырдап ката да, безгә киләләр: «Менә бал алган идем, тәмле түгел, катты», – диләр. Ә күршесендә генә умартачы карт яши. Белгән кешеңнән ал син. Умарталарның кайда торганын, нинди чәчәктән бал җыйганын – барысын да беләчәксең. Белгән кешегә, балың тәмле булмады, дип әйтергә дә була. Миңа алай дисәләр, алып кил, бүтәнен бирәм, дим, теге балны кортларга ашатам, безгә бит азык кирәк. Кайвакыт бал бик иртә утырып китә, бу – гадәти һәм нормаль күренеш. Икенче төрле чәчәктән җыелган аз гына бал да бүтәне белән кушылса, тиз утыра.
– Гади кеше ялган балны таный аламы?
– Аның төрле ысуллары бар. Күбесе – сатучыларның алдавы гына. Кемдер дөрес балны тәлинкәгә салган очракта, кәрәз рәсеме чыга, диләр. Ул шикәр салынган балда да чыга. Монысы – сатучыларның ялганы. Карандаш тыгып карагыз, әгәр яхшы бал булса, карандаш балда йөзеп китәр, диләр. Сыек балда карандаш болай да йөзә инде ул. Бармакка сөртеп карарга мөмкин. Шикәрле бал булса, шикәр ялтырап тәндә кала, ә чын бал тәнгә сеңә. Тик иң яхшы ысул: балны ышанычлы кешедән сатып алу. Хәзер, Аллаһыга шөкер, «сервис» яхшы. Бал соратсаң, өеңә китерәләр, кулыңа ук тоттырып китәләр. Сатып алучы өчен яхшы да, чөнки сатучының йөзен күрә, балы ошамаса, дәгъва белдерергә кеше була. Хәзер маркетплейс дигәннәре алга китте. Кирәк дисәң, балны Алтайдан ук җибәрәләр. Алыпсатарлар яхшы эшли. Балны кабып карау мөһим. Сыйфатлы бал авызда тәм калдыра. Мисалга, юкә балын авызда бер-ике минут кабып торып йотасың. Йоткач, аннан «ментол» тәме килгәндәй була. Кушылган ясалма балларда андый тәм юк.
– Шәүкәт абый, ә чын бал бозылмыйча күпме саклана?
– ГОСТ таләпләре буенча – 1 Ләкин бал бер елдан соң бозыла дигән сүз түгел бу. Дөньяда бердәнбер бозылмый торган продукт – балдыр ул. Искерми дә, утыра яки шикәрләнә генә. Ул шикәрләнергә тиеш тә. Утырган балны да кулланырга ярый. Кайберәүләр, иртә сатам дип, балны иртә аерта, шул рәвешле балның ачыган очраклары да бар. Ул күбекләнеп, ачып утыра. Мондый балны ашамау хәерлерәк. Балның нинди яхшы үзлекләргә бай икәнлеге турында сөйләп торырга кирәкмидер, моны һәркем белә. Бал составында Менделеев таблицасындагы барлык элементлар да бар. Шуңа күрә организмны савыктыру чарасы буларак аңа тиңнәр юк. Хәтта сау-сәламәт булсагыз да, балны иртән ач карынга 1–2 бал кашыгы кабыгыз һәм артыннан бүлмә температурасындагы су эчеп куегыз. Балны бик кайнар суда эретмәгез, юкса күп кенә файдалы үзлекләре юкка чыгачак. Элек балда ит саклаганнар, мондый ит бозылмаган. Балның кадерен белик.
Бу кызык!
* Балда тере ферментлар бар. Тимер кашык тисә, ул ферментлар үлә. Шуңа күрә балны агач яки пластик кашык белән ашарга киңәш ителә.
* Бал составында 300 файдалы матдә булганы билгеле.
* Кыш буена бер умарта гаиләсе 30–35 килограмм бал ашый.
* Чын бал космонавтлар рационында да бар.
* Бүксәсенә нектар тутырган бал корты чага алмый.
* Бер килограмм татлы бал – йөз мең баш тузганак яки 1,5–2 миллион акация чәчәге, 4–5 миллион эспарцет, 6–7 миллион кызыл тукранбаш чәчәге нектары ул.
* 30 граммлы бер кашык бал өчен бал кортлары умартага 60 грамм нектар алып кайта. Шул ук вакытта бер кортка 30 миллиграмм нектар туры килә.
* Бал корты 40 көн яши, шул вакыт эчендә, кимендә, 1000 чәчәккә куна, шулардан бер чәй кашыгыннан азрак бал ясый, әмма ул – аның өчен тулы бер гомер.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез