Газетага язылу

Кем күбрәк тота? «ВТ» журналисты шәһәр белән авылда яшәүче ике гаиләнең чыгымнарын санады

«Акча кая китә ул?» дигән сорауны еш бирәбез. Көндәлек тормыш, коммуналь түләүләр, балаларның кием-салымы, түгәрәкләр һәм ризык – бу чыгымнар һәр гаиләгә кагыла. Авыл җирендә яшәүчеләрнең тормышы шәһәр кешесенекеннән ничек аерыла? Кайда күбрәк акча тотыла? Шәһәрдә һәм авылда яшәүче ике гаиләнең бер көнлек чыгымнарын исәпләп карадык.

Кем күбрәк тота? «ВТ» журналисты шәһәр белән авылда яшәүче ике гаиләнең чыгымнарын санады
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

АВЫЛ ГАИЛӘСЕ

Таныштыру. Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Руфинә һәм Дамир Байтирәковлар гаиләсе ике бала тәрбияли. Кызлары Камилә – 4 нче сыйныфта, уллары Ислам 8 нче сыйныфта укый. Абзарларында 20 сыерлары бар, шуның 5 есе сөт бирә. Йортлары 100 квадрат метрлы.      

Юл чыгымы. Руфинә – башлангыч сыйныф укытучысы. Мәктәпләре үзләренең авылларында, тик аңа карамастан, вакытны янга калдыру өчен, көн саен машина белән йөриләр. Үзе белән балаларны да ала. Гаилә башлыгы участок мал табибы булып эшли. Эшкә үз машинасында йөри. Көн саен төрле авылларга барырга туры килә. Шулай итеп, гаилә көненә бензин өчен чама белән 500 сум акча тота.       

Туклану. Гаилә иртәнге ашны өйдә ашый. Мәктәп ашханәсендә башлангыч сыйныфлар бушлай туклана, өлкән сыйныф укучылары 40 сум түли. Төшке һәм кичке ашны өйдә ашыйлар. Шулпасыз көннәре юк. Хуҗабикә токмачны үзе баса, вакыты булганда голубцы, пилмән, кәтлит ише ярымфабрикатларны да үзе әзерләп куя. Ит, колбаса, яшелчә, сөт һәм сөт ризыклары – барысы да үзләренеке. Ярма, шикәр, он кебек әйберләрне районнан күпләп алып кайтып куялар. Шулай да көн саен юллары авыл кибете аша уза. Ипи, чәйгә тәм-том, кичке аш әзерләргә тагын башка кирәк-ярак өчен көн саен кимендә 1 мең сум акча тоталар.        

Түгәрәкләр. Камилә бию һәм шахмат түгәрәкләренә йөри. Ислам математика белән мавыга, спорт секциясендә шөгыльләнә. Барысы да мәктәптә оештырылган һәм болар барысы да бушлай. Сирәк кенә Мамадыштагы бассейнга автобус йөртә. Билет бәясе – 120 сум.  

Торак-коммуналь чыгымнар. Җәйге айларда ут, су һәм башка чыгымнар өчен аена 5500 сум түлиләр. Бер көнгә 183 сум чыга.

Мал асрауга бәйле чыгымнар. Гаиләнең үз җире бар. Монда маллар өчен ашлык һәм печән үстерәләр, шуңа күрә үзләренеке җитеп бара. Сатып алырга туры килгәне юк, үзләреннән арткан ашлык һәм печәнне саталар да әле. Солярка өчен көн саен 800 сум акча тотыла. Шуңа күрә кергән чыкканы каплап бара.

Өстәмә керем. Сишәмбе 27 сумнан 70 литр сөт тапшырганнар. Без сөйләшкән көнне гаилә 250 сумнан ярты кило эремчек һәм 250 сумнан ярты литр каймак, 75 сумнан бер литр сөт саткан иде. Моннан тыш, гаилә башлыгы сирәк кенә авылдашларына бакчаларын эшкәртеп бирергә, тирес түгәргә, печән алып кайтып өешергә мөмкин.

Акчаны янга калдыру ысуллары. «Шәһәргә барган көннәрдә акча күбрәк тотыла, шуңа күрә юкка-барга барып йөрмәскә тырышабыз. Районга баргач, балалар белән кафега яки кино карарга керәбез. Авылдагы мәктәпкә җәяү дә барып булыр иде, тик бу очракта без вакытны янга калдырабыз. Иртән маллар карарга вакыт күп сарыф ителә, ә мәктәп бераз гына читтәрәк урнашкан, дәресләр башланганчы барып өлгерергә кирәк», – ди Руфинә. 

Ял. Ел саен барысы бергә диңгезгә баралар.

ШӘҺӘР ГАИЛӘСЕ

Таныштыру. Эльвира һәм Роман Ермаковлар Казанның бер бистәсендә яши. Кызлары Елизаветага – 11, уллары Робертка – 9 яшь. Үз йортларында  яшиләр.

Юл чыгымы. Эльвира спорт мәктәбендә инструктор-методист булып эшли. Эше буенча шәһәр буйлап машинада күп йөрергә туры килә. Моннан тыш, көн саен балаларын мәктәпкә һәм түгәрәкләргә йөртә. Бензинга аена 10–12 мең сум акча тота. Гаилә башлыгы Росгвардиядә эшли. Җаваплы хезмәтенә бәйле рәвештә, эшендә калган көннәре дә була, шуңа күрә бензин чыгымнары азрак: 8 мең сум. Шулай итеп, гаилә көн саен бензинга якынча 670 сум акча тота.  

Туклану. Шәһәр читендә яшәгәч, гаиләнең көне иртә – сәгать 5.30 да башлана. Сәгать 7 дә алар инде юлга кузгала. Шуңа күрә көн саен юлга туклыклы иртәнге аш ашап чыгалар. Гадәттә төрле боткалар була. Әтиләре хәрби кеше булгач, балалар мәктәптә бушлай ашый. Өйгә кичке сәгать 9 га гына кайтып керәләр, шуңа күрә үзләре белән капкалап куярга яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, бутерброд алалар. Өстәмә рәвештә тагын көн саен ике балага 300 әр сум акча бирәләр. Кичке ашны да ара-тирә ашханәләрдә ашарга туры килә. Андый чакта әни һәм балалар уртача алганда 1000 сум акча тота. Өйдә ашарга пешерер өчен, итне авылдан боты белән алып куялар. 50 мең сумга чыккан ит өч айга җитә. Ярмаларны һәм бәрәңгене күпләп алып куялар. Күбрәк икенче ризык пешерәләр, атнага бер тапкыр табында токмачлы аш та була. Кибеткә атнага ике-өч тапкыр керү өчәр мең сумга төшә. Ул вакытта сөт, ипи, йомырка ише кирәк-яраклар алалар. Кыскасы, ит һәм бәрәңгедән башка ризыкларга гаилә ай саен 40 мең сум тирәсе акча тота. Көненә 1400 сум чамасы туры килә. Моңа тагын ит һәм бәрәңгене дә өстәсәң, өйдә ашау 2000 сумга чыга. Кафеда сыйланган көнне 3000 сумга баса. Балалар спорт белән шөгыльләнгәч, даими рәвештә витаминнар алалар. Аларына аена 6 мең сум тотыла. 

Түгәрәкләр. Елизавета сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә шөгыльләнә, Роберт футбол, нәфис гимнастика һәм шахматка йөри. Акчаны шахматка гына түлиләр, бәясе – 2000 сум. 

Торак-коммуналь чыгымнар. Җәйге чорда ут, су өчен 6000 сум түлиләр. Бу – көненә 180 сум. Суны үзләрендәге коедан эчәләр. 

Өстәмә керем. Эльвира ара-тирә ярышларга чыгып, комментатор булып эшләп кайта. Мондый көннәрдә ул өстәмә рәвештә 10 мең сум акча эшли.

Акчаны янга калдыру ысуллары. Итне һәм бәрәңгене берьюлы күпләп алып кую акчаны янга калдырырга ярдәм итә, ди Ермаковлар. Ял итәргә, рестораннарга һәм концертларга да сирәк йөрергә тырышалар. Киемне дә сирәгрәк алалар. Йортта берәр нәрсә ватылган очракта, белгеч чакыртмыйча, гаилә башлыгы үзе төзәтеп куя.

Ял. Быел Роман белән Эльвира диңгездә ял итеп кайткан. Аңа кадәр барганнары булмаган. Концертларга сирәк йөриләр. Бер барганда ир белән хатын 8 мең сумлык билет алган. Башка вакытта гаилә саф һавада ял итә, паркларга бара. 

НӘТИҖӘ

Авылда көндәлек чыгым: бензин – 500 сум, туклану – 1500 сум, торак-коммуналь чыгымнар – 183 сум, түгәрәкләр бушлай. Барлыгы 2 183 сум.

Авылда өстәмә көндәлек керем: 2465 сум.

Шәһәрдә көндәлек чыгым: бензин – 670 сум, туклану – 3600 сум, торак-коммуналь чыгымнар – 180 сум, түгәрәкләр – 2000 сум тирәсе. Барлыгы 6 450 сум.  

Шәһәрдә өстәмә көндәлек керем: юк.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре