Эльвира Әхмәтҗанова, 32 яшь, КФУда биолог-тикшеренүче:
– Әлмәт кызы мин. Фәнгә юл кыска булмый. Башта КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтында биохимия юнәлешендә белем алдым. Аннан магистратурада генетик белгечлеген үзләштердем. Диссертация якладым. Кечкенәдән галим-биолог булырга хыялландым. Лабораторияләрдә кызыклы тикшеренүләр үткәрәсем килде. Фән бик кызык бит ул. Иң мөһиме: синең хезмәтең кешеләргә файда китерсен. КФУда моның өчен барлык шартлар да бар, замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган.
Ген һәм күзәнәк технологияләре лабораториясендә хезмәт куям. Фундаменталь тикшеренүләр белән шөгыльләндем. Ике ел элек атеросклероз чиренә каршы препаратлар эшләргә тотындык. Моңа кадәр андый дарулар юк иде. Бүген йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр күп. Әлеге чирләр еш кына үлемгә китерергә мөмкин. Даруның йөрәк өянәкләре кабатланмаска да файдасы булачак. Ул инде әзер, әлегә лабораториядә сынау уза. Уңышлы булган очракта даруханәләргә сатуга чыгачак. Лабораториядә сирәк очрый торган авыруларга каршы препаратлар да әзерлибез.
Узган ел Татарстан Фәннәр академиясенең яшь галимнәр өчен бер тапкыр бирелә торган грантын оттым. Россия күләмендә грантлар да алганым бар. Андый эшләргә дә вакыт табам.
Алия Сәйфетдинова, 36 яшь, Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ) доценты:

– Казан кызы мин. Укырга яратам, берничә дипломым бар. Беренче һөнәрем – инженер биотехнолог. КФУда магистратурада техник физика юнәлешен, КАИда аспирантура тәмамладым. Диссертациямне якладым. Моннан тыш, өч еллык инглиз теле курсларын бетердем. Шуннан соң әлеге вузда гомуми физика кафедрасында укытырга калдым. Ирем Алмаз – профессор, физика-математика фәннәре докторы. Аның белән бер кафедрада хезмәт куябыз. Өйдә дә фән турында сөйләшәбез. Мин плазма физикасы буенча шөгыльләнәм. Андагы физика процессларының математик моделен төзим. Бүген плазма физикасы бик күп өлкәләрдә кулланыла. Әйтик, ракета, авиация, җитештерү, эретеп ябыштыру, наноматериаллар, лазерлар булдыруда. Медицинада плазма куллану перспективалы юнәлеш булып тора. Бөтен җиһандагы матдәләрнең 99 проценты плазма халәтендә. Плазма физикасының математик моделен булдыру төрле приборлар ясаганда да эшне җиңеләйтә. Әйтик, плазма-химик реакторлар бар. Моны микро- һәм наноэлектроникада кулланалар. Без төзегән математик модельләр әлеге өлкәдә дә кирәк.
Илкүләм грантлар отканым да бар. Тик алар белән баеп булмый. Әлеге акчаны үз эшеңдә кулланасың. Фәнни конференцияләрдә катнашуга да чыгымнар китә. Монда грант акчасын тотарга була, шулай ук үз өлкәңә кирәкле әйберләрне сатып аласың. Фәннән бизнес ясап булмый.
Мәдинә Насретдинова, 22 яшь, Казандагы алдынгы икътисадый тикшеренүләр үзәге белгече:

– Тумышым белән Чаллыдан. КФУда Дәүләт һәм муниципаль идарә белгечлеген алдым. Фән дөньясына баш-аягым белән чумдым. Хәзерге вакытта магистратурада укыйм. Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы алдынгы икътисадый тикшеренүләр үзәгендә фәнни хезмәткәр булып эшлим. Төрле тикшеренүләр үткәрәбез, грантларда катнашабыз, фәнни мәкаләләр язабыз. Минем тикшеренүләр цифрлаштыру, төбәкне үстерү, технологик эшмәкәрлек өлкәсенә кагыла.
Диана Сафина, 28 яшь, Казан дәүләт аграр университетының фәнни хезмәткәре:
– Агро-экологик тикшеренүләр үзәгендә эшлим. Эшебез күңелсез түгел. Лабораториядә яшьләр күп. Үсемлекләргә анализлар ясыйбыз, бөртекле культуралар, бәрәңгегә бәйле тикшерүләр дә уздырабыз. Әйтик, мин сояны төрле авырулардан саклау өчен, файдалы бактерияләр нигезендә биологик чаралар эшлим. Бик кызыклы культура бу. Татарстанда да күп районнарда игелә, агрофирмалар да моның белән шөгыльләнә. Сояның бездә хәтта «миләүшә» дигән татар сорты да бар. Бу эшкә алынуым юкка түгел. Аны үстерүгә комачаулаган киртәләрне бетерәсем, әлеге культураны тагын да күбрәк танытасым килә.
Фән юлыннан китүемә әтиемнең дә йогынтысы булгандыр. Кечкенә чакта бергәләп басуларда йөри идек. Ул нәкъ менә үсемлекләрне саклау белән шөгыльләнә. Гомумән, аграрийлар династиясе без. Әнием, апам, бабам да авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Мин дә читтә кала алмадым. Вузда аспирантурада укыганда фән белән шөгыльләнү теләгем артты.
Яшь белгечләргә игътибар җитә, дип саныйм. Үзеңне күрсәтү өчен республикада мөмкинлекләр күп. Төрле грантларда катнашырга тырышырга кирәк. Хезмәт хакларыннан канәгать. Алга таба кандидатлык хезмәтемне яклап, фән белән шөгыльләнүемне дәвам иттерергә җыенам.
Ирек Мөхәммәтдинов, 37 яшь, КФУ доценты:
– Университетның геология һәм нефть-газ технологияләре институтында инженер-тикшеренүче булып эшлим. Гел эзләнүдә без, яңа алымнар уйлап табуда. Нефтьтә күкертнең югары булуы – Татарстанда кара алтын чыгаручылар өчен үзе бер проблема. Без Губкин исемендәге Россия дәүләт газ һәм нефть университеты белгечләре белән нефтьтән күкертне чыгару технологиясен уйлап таптык. Технологиянең асылы химия һәм газ кулланмыйча, гидродинамик эшкәртүдән гыйбарәт. Тикшеренүләр Нурлаттагы нефть ятмасында үтте.
Моннан ике ел элек безнең команда Россия фәнни фонды грантын откан иде. Натрийга нигезләнгән катализаторлар буенча эш башкардык. Алар нәкъ менә нефтьны күкерттән арындырырга, нефть сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә инде. Үзем исә, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен, махсус катализатор уйлап тапкан идем. 2023 елда яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясенә лаек булдым.
Фәридә Талибова, 30 яшь, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгендә фәнни хезмәткәр:

– Тумышым белән Грозныйдан. Кечкенәдән Казанда үстем. КФУның социология-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтында белем алдым. 1 курста укыганда ук фән белән кызыксына башладым. Социологик сораштырулар уздыруда катнаштым. Шул вакытта үземнең җәмгыятькә файдалы эш башкаруымны аңладым. Бер тапкыр фән юлына кергәнсең икән, аннан берничек тә чыгып булмый. Тикшеренүләрем арасында экология, волонтерлык эше, чит ил студентларына кагылышлылары да бар. Алар ярдәмендә республика өчен актуаль проблемаларны ачыкларга тырышам. Әйтик, волонтерлык темасын өйрәнәм. Миңа республикабыздагы яшьләрнең аның белән шөгыльләнүен өйрәнү кызык. Бу бит – күңел эше. Сәбәпләрен ачыклыйм, кандидатлык хезмәтемне дә шул темага язам. Демография мәсьәләләренә бәйле тикшерүләр уздырабыз. Әйтик, гаилә кору, аерылышу, балалар туу, үлем, миграция турында. Соңгы зур хезмәтебез Татарстанның заманча гаиләсенең портретын төзү булды.
2019 елда Владимир Потанин стипендиясен алдым. «Транспорт гранты» республика конкурсында җиңүче булдым. Үземне төрле яктан сынарга һәм камилләштерергә яратам.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез