Россиядәге Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь әйтүенчә, электроника җитештерү проектларын үстерүче КХР компанияләре бу мөмкинлекләрдән актив файдалана.
Киләчәк чарада 200гә якын кытай компаниясе катнашачак, алар үз эшләнмәләрен тематик юнәлешләр кысаларында тәкъдим итәчәкләр. Чжоу Лицюнь Татарстанны сәнәгать, туризм һәм башка юнәлешләрдәге проектларга юнәлтелгән кытай эшмәкәрләре өчен Россиянең иң җәлеп итүчән төбәкләренең берсе дип атады. Ул өстәгәнчә, быелгы форум катнашучылар саны һәм имзаланган килешүләр күләме буенча да масштаблырак булыр дип көтелә.
– Без уңышның мул булачагына ышанабыз, – диде Чжоу Лицюнь, республика оештыручыларына һәм Инвестицион үсеш агентлыгына (АИР) рәхмәтен белдереп.
Элегрәк төбәкнең Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 12 тапкырга үсүе турында сөйләгән иде. Ун ел элек бу күрсәткеч 264,3 миллион доллар тәшкил итсә, узган елда ул инде 3,34 миллиард долларга җиткән. Россия белән Кытай хезмәттәшлеге кысаларында да товар әйләнеше 20 процентка арткан, ун ел эчендә ул дүрт тапкырга үскән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез