Бөгелмә яңа рекорд куерга җыена. Россиядә иң озын кар еланы ясаган алар. Озынлыгы –243 метр.
Шәһәр мэры матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, әлеге сан очраклы гына сайланмаган. Ни өчен дигәндә, шәһәрнең оешуына быел 243 ел тулган.

– Яшел җанвар – якташыбыз, скульптор Илназ Кунакбаев идеясе. Ул уйлап тапкан Ел сиволлары һәр елны гадәти булмавы белән аерылып тора. Елан символын әзерләү өчен 258 “КамАЗ” кар һәм 180 литр буяу китте. Бу эштә барлыгы 85 кеше катнашты, –диделәр безгә матбугат хезмәтендә.
Бөгелмә Үзәк мәйданы "Бремен музыкантлары" мультфильмы стилендә бизәлгән. Яңа ел шәһәрчеген бөгемәлеләр инде бик матур дип бәяләргә өлгергән. Lego персонажлары урын алган боздан ясалган лабиринт, төрле әкият геройлары, таучыклар, шугалак – һәркем биредә күңел ача ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез