Сюжет буенча, 91 яшьлек Әлмәндәр бабай көчле рухлы, күп планнары бар. Әмма, күк канцеляриясе боерыгы белән, озак яшәүчегә Әҗәл җибәрелә, чөнки бабай үз авылы кагыйдәләрен бозган һәм билгеләнгән сроктан артык яшәгән. Әлмәндәр мондый карар белән бөтенләй килешми. Аның үз хакыйкате бар.
Спектакльдә Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннар, Олег Фазылҗанов, Алсу Каюмова, Ильтөзәр Мөхәммәтгалиев, Эмиль Талипов кебек танылган артистлар, шулай ук яшь актерлар катнаша. Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев.
Премьера зур уңыш белән үтте. Тамашадан соң, куелыш өчен рәхмәт йөзеннән, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы исеменнән сәхнәгә зур чәчәк бәйләме чыгарылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез