Аның сүзләренчә, шул рәвешле республикада яшәүче һәркемнең йөрәк эше ритмы буенча профилен булдыру мөмкинлеге туачак.
Елена Демьянова әйтүенчә, цифрлы электрокардиографларга күчү ясалма фәһем кертү өчен дә мөмкинлекләр бирәчәк. Ул йөрәк ритмы бозылу баш мие кан әйләнешенә зыян салып, инсультларга еш китерүен искәртте.
Бүгенге көндә «Бердәм кардиолог» системасы архивында 10 млн нан артык цифрлы ЭКГ тупланган. 2343 цифрлы электрокардиограф кулланыла. «Йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыкканда, йөрәк эшчәнлеге ритмы теркәлеп барачак», – диде Елена Демьянова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез