Сайладык! Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышы өчен тавыш бирдек. Сәяси чараның үзенчәлеге – сайлау участокларына бөтен гаиләләре белән килделәр. Алай гына да түгел, үзенә күрә бер бәйрәмгә әверелде бу көн. Республикада барлык халыкның 71 проценттан да күбрәге тавыш бирде. Сайлаучыларның күбесе «Бердәм Россия» партиясен өстен күрде. Беренче өчлеккә КПРФ һәм ЛДПР партияләре дә эләкте.
«Рәхәтләнеп килделәр»
Республикада 9 сентябрь иртәсенә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда беркетмәләрнең 100 процентын эшкәртеп бетерделәр. Төгәл саннар аларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе раслагач ачыклана. Хәзергә алар алдан алынган, ягъни карар белән расланмаган булып санала. Әмма инде хәзер үк билгеле: республика халкы бердәмлеген күрсәтте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналы аша республика халкына, сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. «Сайлауда катнашкан һәм Татарстанның икътисадый-иҗтимагый үсешенә битараф калмаган халкыбызга чиксез рәхмәтләремне җиткерәм! Республикабыз киләчәктә дә ныклы үсеш юлында булсын, Татарстан Дәүләт Советына сайланган яңа чакырылыш депутатлары халык мәнфәгатьләрен яклап хезмәт итсен!» – диде республика башлыгы.
Шулай итеп, алдан алынган мәгълүматларга караганда, республикада тавыш бирү хокукына ия булучыларның 71,63 проценты сайлауда катнашкан. Моннан биш ел элек республикада сайлаучыларның 70,8 проценты депутатлар өчен тавыш биргән иде. Хәер, бу юлы күрсәткечләр зуррак булачагы сайлау участоклары ябылганчы ук аңлашылды. 8 сентябрь кичендә «Казан» гаилә үзәге янында үткәрелгән концертка килгәч, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сайлау кампаниясе уңышлы узды, дип белдерде.
– Сайлау барышында бернинди тәртип бозулар, аңлашылмаучанлыклар булмады. Халык сайлау участокларына теләп, рәхәтләнеп килде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстанда 3 миллионга якын сайлаучы бар. Шуларның 17,7 меңе беренче тапкыр тавыш бирде. Мин сезнең барыгызга да рәхмәт белдерәм!
Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, төбәк парламенты – халык тарафыннан сайлана торган бердәнбер коллегиаль орган. «Сез Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итәчәк депутатлар сайлагансыздыр дип уйлыйм», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Сүз уңаеннан, Казансу буенда сайлауга багышланган күңел ачу чаралары көне буе дәвам итте. Зур сәхнәдә Татарстан артистлары белән беррәттән, Мәскәүдән чакырылган кунаклар да чыгыш ясады. Тавыш та бирдек, бәйрәм дә иттек, кыскасы! Район һәм шәһәрләрдә дә кимен куймадылар.
Биш елга – биш партия
Республика сайлау округы буенча парламентка узу өчен кирәк булган 5 һәм аннан да күбрәк процентны ике сәяси партия: «Бердәм Россия» (76,75% – җиденче чакырылыш Дәүләт Советында 44 урын) һәм КПРФ (10,54% – җиденче чакырылыш Дәүләт Советында 6 урын) алды. Бер мандатлы сайлау округларының күбесендә дә «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре җиңү яулады. «Татарстан парламентының яңа чакырылышында ЛДПРдан – ике, «Новые люди» партиясеннән – ике, «Справедливая Россия – Патриоты – За правду» сәяси партиясеннән – бер һәм үз-үзен тәкъдим иткән ике кандидат тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле, Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышында биш парламент партиясе вәкиллеге тәэмин ителәчәк», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Аның сүзләренә караганда, сайлау барышында 100 депутатның 99ы сайланган. «34 нче номерлы Чистай сайлау округында сайлау кичектерелде. Тавыш бирү көнне бер мандатлы сайлау округы буенча биредә рәсми рәвештә теркәлгән бер генә кандидат калды. Канун нигезендә, мондый очракта сайлау башка вакытка кичерелә. Тавыш бирү 2024 елның 1 декабрендә узачак», – дип ачыклык кертте Андрей Кондратьев.
КФУның Социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча җитәкчесе урынбасары Мария Ефлова әйтүенчә, бу сайлауның иң ачык нәтиҗәләреннән берсе – Татарстан «Бердәм Россия» партиясенә зур теләктәшлек күрсәтә. Билгеле булганча, Дәүләт Советына барлыгы 100 депутат: 50 депутат – партия исемлекләре буенча, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланды. Узган чакырылышта 100 урынның 85ен «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре алган иде. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов әйтүенчә, бүгенге шартларда Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау республика һәм ил алдында торган бурычларга ирешүдә бердәмлегебезне һәм бергәлегебезне күрсәтә.
Сайлау көнне Татарстанда 2760 сайлау участогы эшләде. Шул исәптән, аларның 42се хастаханә, аэропорт кебек халык вакытлыча булган урыннарда ачылды. 1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2926245 кеше тавыш бирү хокукына ия.
Сайлау участокларында көн дәвамында 16 мең күзәтүче эшләде. Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, бу сәяси чараның ачыктан-ачык булуын тагын бер кат дәлилли. «Күзәтүчеләрнең күп булуы тавыш бирүчеләрдә сайлау системасына карата ышаныч уята», – диде ул.
Татарстанда сайлауны оештыру дәрәҗәсен белгечләр дә югары бәяләде.
– Илнең кайбер төбәкләрендә иҗтимагый күзәтү системасы яхшы үсеш алган. Татарстан – алдынгыларның берсе. Биредә 16 мең әзерлекле күзәтүче эшли, видеокүзәтү дә бар, гомумән, республикада кулланыла торган күп кенә ысулларны башка төбәкләргә дә тәҗрибә буларак үрнәк итәргә мөмкин, – диде сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары, сәясәт белгече Александр Асафов.
Көн дәвамында сайлауның «кайнар линиясе»нә 730 шалтырату кабул иткәннәр. «Алар нигездә мәгълүмат алуга бәйле. Бернинди шикаять тә теркәлмәде», – дип хисап тоттылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә.
Гаиләле көн
Сайлау көнне «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны да узды. Анда гаилә традицияләре, Татарстан казанышлары, сайлауда катнашуның әһәмияте турында сөйләштеләр. «Туры эфир»га Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да кушылды. Аның фикеренчә, сайлауда гаилә белән катнашу, бигрәк тә балаларны да җәлеп итү бик мөһим.
– «Гаилә белән сайлыйбыз» сайлауның атамасы, лозунгы гына түгел, бу сүзләргә зур мәгънә салынган. Сайлауда катнашу яшенә җитмәсәләр дә, балаларыбызның безнең белән – әти-әнисе, әби-бабалары белән бу мөһим чарада катнашуы мөһим. Сайларга да өйрәтергә кирәк, – диде Ләйлә Фазлыева.
Казаннан Ильмира һәм Айрат Нуруллиннар телемарафонга дүрт балалары белән килгәннәр. Гаиләләренең тагын да ишәергә торуын да әйтте алар.
– Безнең гаилә белән сайлауда катнашу тәҗрибәсе бар иде инде. Быел Россия Президентын сайлауда да бергәләп катнаштык. Бу чарада балаларны да катнаштырырга кирәк дип саныйм, чөнки алар җаваплылык хисен тоеп үсәргә тиеш. Ә сайлау ул – җаваплылык. Дәүләт өчен һәр тавыш мөһим, – диде гаилә башлыгы Айрат Нуруллин.
Сәясәт белгече, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дарья Кислицына гаилә белән тавыш бирүнең яхшы традиция булуын да әйтте.
– Төбәкләрдәге сайлауларда күрсәткечләр ул кадәр югары булмаса да, милли төбәкләрдә, аерым алганда, Татарстанда тавыш бирүчеләр саны елдагыча күп булыр дип уйлыйм, – диде белгеч. – Республика Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысасында традицион кыйммәтләргә, гаилә кыйммәтләренә тугрылыгын күрсәтә.
Март «кайтавазы»
«Петербург сәясәте» фонды җитәкчесе, сәясәт белгече Михаил Виноградов фикеренчә, Татарстанда сайлауны халыкка якынайтуның отышлы алымын уйлап тапканнар.
– Ил халкы ни өчен сайлауга бара? Беренчедән, кайберәүләр өчен, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә бу үзенә күрә бер гадәт. Бу урында шунысын да искәртик: моның бернинди дә начарлыгы юк. Икенчедән, бу – үз хис-тойгыларыңны чагылдыру билгесе. Өченчедән, сайлауда катнашу прагматик төсмергә ия. Ягъни шул рәвешле республика, район яки шәһәргә мөнәсәбәт белдерәләр. Татарстанда сайлауга бәйле тудырылган мохит тавыш бирү нәтиҗәләренә уңай тәэсир итә, – диде ул республикада сайлау уңаеннан үткәрелүче ярминкәләр, концерт программаларына ишарәләп.
Аның әйтүенчә, Татарстанда быелгы сайлау кампаниясенә тискәре йогынты ясарга мөмкин булган сәбәпләрне читләтеп уза алганнар. «Беренчедән, бу елның мартында илдә узган зур сәяси чара – Россия Президентын сайлаудан соң, тавыш бирүчеләр шактый арган. Шуңа күрә көз көне үзеңне тагын бер кат сайлау участогына барырга мәҗбүр итү авыр булды. Икенчедән, социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, соңгы арада халык арасында борчу хисе арткан. Өченчедән, илдә яшәүчеләр кайбер очракта депутатлык институтының нигә кирәк икәнен аңлап та бетерми, – дип сөйләде белгеч. – Бу уңайдан, Татарстанда тавыш бирүчеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Вакытны гаилә белән уздыру, эш булсынмы ул, ялмы – кеше тормышындагы иң мөһим әйберләрнең берсе».
Моның белән Социаль маркетинг институтының сәяси анализ буенча директоры, социолог Виктор Потуремский да килеште.
– Бүген ил халкы «марттагы сайлаудан соңгы» хәлдә. «Социологлар аны «Путин күпчелеге» дип бәяли. Ягъни җәмгыятьтә берләшү дәрәҗәсе югары. Без моны төбәкләр дәрәҗәсендә, аерым алганда, Татарстанда да күрәбез, – диде ул.
Аның әйтенчә, җәмәгатьчелек фикеренең «чикләре» махсус хәрби операциягә дә бәйле. «СВО хакимияткә үзгә таләпләр куя. Иң беренче чиратта, бу – хакимият тарафыннан үз бурычларын үтәү, төбәк дәрәҗәсендә мобилизацияләнүчеләр һәм контрактчыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү», – диде Виктор Потуремский.
Тавыш өчен машина
Авыл халкы да үз фикерен әйтте. Балтач районының Салавыч сайлау комиссиясе рәисе Нурсил Заһидуллин әйтүенчә, авыл халкын: «Сайлауга килегез!» – дип дәшеп торасы да юк.
– Сайлау участогы ачылганда ук инде унбишләп кеше килгән иде. Бигрәк тә иртәнге якта сайлаучылар күп булды. Эшкә барышлый ук кереп, бюллетеньнәр алдылар. Участокта дүрт авылдан барлыгы 1235 сайлаучы теркәлгән. Башка авылларда яшәүче, үз транспорты булмаганнар өчен автобус куелды. Тугызынчы яртыга 521 кеше тавыш биргән иде инде», – дип сөйләде ул.
Билгеле булганча, сайлау көнендә Татарстанда Гаилә елына багышланган фотобәйге дә узды. Анда барлыгы 93119 кеше катнашкан. Бәйгедә унике iPhone 15 смартфоны һәм Lada Vesta автомобилен уйнаттылар. Иң зур бүләкне Апаста яшәүче Лилия Зәйнуллина (Ромачкова) отты.
– Сайлауга бардык та фото куйдык. Бер дә машина безгә чыгар дип уйламадык. Гомер буе үз көчебез белән яшибез. Машина уйнатыласын да онытканбыз. Кич мунча керә идек. Әти белән әни шалтыраткан. Башта берәр хәл бармы дип куркып та калдым. Сөенче алулары икән. Котлыйлар. Шаккаттык. Иремнең машинасы бар иде. Минеке юк. Бик шатландык. Әле бик ышанып та булмый. Ачкычын кулга алгач кына күңел тынычланыр инде, – дип шатлыгы белән уртаклашты Лилия «ВТ» хәбәрчесенә.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез