Бәрәңгене елның-елында каты корт (проволочник) тишә. Моңа каршы ничек көрәшергә?
Рәис Хафизов. Балтач районы
Фәния Җамалиева, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге төп белгече:
– Колорадо коңгызына каршы «Престиж» препараты белән эшкәртәбез. Ул шулай ук «проволочник»тан да саклый. 5 литр суга 1 литр препаратны салып эретергә кирәк. Шул төнәтмә бер тонна бәрәңгегә җитә. Кайберәүләр, аның файдасы юк, диләр. Әмма тәртибен белеп эшләргә кирәк. Полиэтилен җәеп, чүмәләдәге яки сеткадагы бәрәңгегә төнәтмәне сибәсең. Ул сеңеп бетәргә тиеш. Катнашма җиргә агып бетсә, файдасы булмый, билгеле. Җирне эшкәртеп торсаң, каты корт яңа күкәй салмый. Һаман төбен өеп, су сибеп торыгыз. Бигрәк тә сарут (пырей) үләненең тамырында яши ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез