БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Укытучыга – аерым статус. Президент Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясенең мөгаллимнәргә аерым мөнәсәбәт булдыру турындагы тәкъдиме белән килеште. Әмма бу статус кәгазьдә генә калырга тиеш түгел. Сүз әлеге һөнәр ияләренә өстәмә ярдәм, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булдыру турында бара. Бу хакта инде шактыйдан сөйләшәләр, бу юлы өметләр акланырмы?
Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурс башлана. Коммерциячел булмаган оешмалар өчен бәйге 21 юнәлеш буенча үткәрелә. Аның гомуми бюджеты – 163 миллион сум.
«Мин – ерак йолдыз – икенче галактика». Бу юллар – автор-башкаручы Фәүзия Кадыйрованың үзе иҗат иткән җырыннан.
Көннәрнең җәйгечә булмавының бер өстенлеге бар: талпан кадалу очраклары кимегән. Ә менә кимерүчеләр зыян салудан туктарга җыенмый да. Тычкан бизгәге белән авыручылар саны арта гына. Җиләк җыючыларны, таныш булмаган чишмәләрдән су эчүчеләрне нинди авырулар сагалап тора? Кайда су коенырга ярамый? Чит илдә ял итүчеләргә нинди чирләрдән сакланырга кирәк?
Алар алдында киртәләр юк. Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты дәвам итә. Быел анда Россиянең 86 төбәгеннән 600 ләп кеше катнаша. 126 сы – безнең якташлар. Әмма бу чара иң осталарны ачыклаудан гына гыйбарәт түгел. Татарстан башкаласында СВО ветераннарының тормышын көйләү турында да фикер алышалар.
Кичәге мәктәп укучылары сайлау алдында. Кая барырга, кайда укырга, нинди белем алырга? Абитуриентлар өчен Кукмара районында урнашкан Лубян урман-техник көллиятенең дә ишекләре ачык. Биредә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керергә була.
25–28 июнь көннәрендә көрәш дөньясында яңа чемпионнар ачыкланды. Көрәш буенча дөнья чемпионатының быелгы җиңүчеләре Сабаның Миңгәр авылында билгеләнде. Биредә барлыгы 32 илдән 300 дән артык спортчы бил алышты. 11 үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре өстен чыкты.
Быелгы җәй авыл халкын сыный: печән җыеп аласы көннәрдә күк капусы ачылды да куйды. Берничә көн рәттән яуган яңгырлар аркасында болын-кырларда эшләр тукталып калды. Көннәр аязса да, үләнне киптерү кыен әле, чөнки дымлылык зур. Кышка сыйфатлы азык әзерләү өчен тырышкан халыкка һәр кояшлы көн хәзер алтынга тиң.
Бер тонна милли аш, милли ишегаллары һәм Раилнең 41 нче машинасы. Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни (Кече Труёв) авылында XVI бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләде.
Мәскәүдә «Бердәм Россия»нең съезды узды. Ил җитәкчеләре катнашында үткән чарада партиядән кемнәрнең Дәүләт Думасына сайлауда катнашачагы билгеле булды. Бездә андыйлар – 19 кеше. Республика исемлеген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Депутат булу өчен тагын кемнәр ярышачак?
Фикер өстәү
Фикерегез