Казан урамында яшь кызны каты кыйнаган егетне тоткарлаганнар

Социаль челтәрләр мониторингы вакытында "Вишневский" полиция бүлеге хезмәткәрләре билгесез ир-ат яшь кызны кыйнаган видеога тап булганнар.

Видеоны тикшергәннән соң, полиция хезмәткәрләре 30 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Аңа кыйнаулар турындагы маддә буенча административ протокол төзегәннәр, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, вакыйга 21 августта булган. Социаль челтәрләрдә яшь кызны өч ир-ат кыйнаган видео пәйда булды. Видеода аларның берсе кызны башыннан кыйнаган, икенчесе аны чәченнән өстерәп йөрткән, ә өченчесе типкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре