Газетага язылу

Казанда тәүлек эчендә 207 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган тәүлектә Казанда юл-транспорт һәлакәте турында 207 хәбәр теркәлгән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип хәбәр итә "Реаль вакыт".

Һәлакәтләрнең берсе нәтиҗәсендә кеше һәлак булган. Моннан тыш, башка юл-транспорт һәлакәтләрендә биш кеше зыян күргән.

Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре шулай ук җиде исерек машина йөртүчене тоткарлаган.

Җинаятьләр кылуда шикләнелү буенча полиция бүлегенә биш граждан китерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре