Бүген, 24 августта, хезмәттәшебез, яшь, талантлы журналист Чулпан һәм аның сөйгәне Зөлфәт туй көннәрен билгеләп үтә.
Мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешкән матур бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез!
Сезнең гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә терәк-таяныч булып яшәвегезне телибез. Тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итәргә язсын!
Гаиләгез ныклы, сөюегез гомерлек булсын! Барыбызны сокландырып, якыннарыгызны куандырып, арагызга җил-давыллар кертмичә яшәгез! Парлы гомерегез бәхетле мизгелләргә бай булсын!
Иң изге теләкләр белән, "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе коллективы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез