Капчыктан коткара. Иртән торуга күз төбендәге капчыклар кәефегезне кырдымы? Борчылмагыз, аннан безне кыяр коткарачак. Кыярны юка гына итеп телемләп кисеп, күз төбендәге капчыклы урыннарга патчи сыман куеп торыгыз да 15–20 минут тотканнан соң алыгыз.
Яман шештән саклый. Кыярдан секоизоларицирезинол, ларисиресинол һәм пиноресинол дигән матдәләр бар. Әлеге өч кушылма яман шешнең кайбер төрләре – күкәйлекләр, сөт бизе, мәни бизендә әлеге яман авыру килеп чыгу куркынычын киметә.
Кан басымын көйли, шикәр белән холестеринны төшерә. Кыяр согында инсулин эшләп чыгару өчен кирәкле матдәләр бар. Аның составындагы стеариннар холестерин күләмен төшерә. Аның составындагы клетчатка, калий һәм магний югары һәм түбән кан кан басымын көйли.
Вируслардан саклый
Ярты литр кайнаган суга вакланган ярты лимон белән 6–8 тырнак сарымсак салып, шуны 2–3 көн бүлмә температурасында төнәтергә. Бу төнәтмәне һәр иртә ач карынга бер аш кашыгы эчәргә. Балаларга бер чәй кашыгы бирергә була. Бу төнәтмә иммунитетны ныгыта һәм вируслардан, салкын тидереп авырулардан саклый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез