17 июль 2026 материаллары
-
Язмыш
Гомерлек йөрәк ярасы: «Булгария» теплоходы батканга 15 ел
Июль ае – Иделдә якыннарын югалтканнар өчен иң авыр вакыт. Моннан 15 ел элек «Булгария» теплоходы батып, 122 кешенең гомере өзелде. Ул чакта газетабызда әлеге вакыйга читләтеп узмаган гаиләләр турында шактый язган идек. Без әле дә аларның хәлләрен белешәбез, ятим калган сабыйларның тормышларын күзәтеп барабыз.
-
Җәмгыять
22 мең халкы булган Менделеевск 15 мең кунак кабул итә
25 июльдә Менделеевск каласы бишенче тапкыр «Геройлар ярышы» фестивален кабул итәчәк. Быел чара спорт ярышларын, масштаблы күңел ачу программасын һәм концертны берләштерә. Фестивальдә Татарстан, Россия һәм чит ил предприятиеләренең 300 гә якын корпоратив командасы катнаша. Быел ярышларда 15 меңләп кеше булыр дип көтелә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.
-
Җәмгыять
Җир убылу турында Азия Мөхәммәдиева: «Ярый бу хәл төнлә булмаган, машиналар упкынга китәр иде»
Бүген Сарман районында көчле яңгыр яву сәбәпле, Чаллы–Сарман юлының бер өлеше убылган. Хәзерге вакытта машиналарга башка авыллар аша урап үтәргә туры килә. Андагы вазгыять турында Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиевадан сораштык.
-
Яңалыклар
«Бердәм Россия» Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проектын игълан итте
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проектын игълан итте. Ул инде дүртенче ел гамәлгә ашырылачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова ТРда «Бердәм Россия» Халык программасы буенча комиссия утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 30 меңгә якын укучы ярдәм алачак
Яңа уку елы башына Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында 9 меңнән артык беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныфларның 20 меңгә якын укучысына ярдәм күрсәтеләчәк.
-
Яңалыклар
Белгечләр Татарстанда гаиләләр таркалуның төп сәбәбен исәпләп чыгарган
Белгечләр исәпләп чыгарган: Татарстанда гаиләләр таркалуның төп сәбәбе – хыянәт. Мондый нәтиҗәгә республикада яшәүчеләрнең социаль портретын төзү өчен тикшеренүләр уздырганнан соң килгәннәр.
-
МӨҺИМ
Яңа бәрәңге ашыйсызмы әле? Укучыларыбыздан сораштык
-
Җәмгыять
Уеннан уймак кына түгел: уенның файдасы нидә?
Иртән – мәктәпкә, кич – түгәрәккә. Замана балаларының көн тәртибе шундыйрак. Әти-әниләр ничек тә баласын төрле яклап үстерергә, зур тормышка әзерләргә тырыша. Ә ул арада белгечләр чаң суга: баланың уйнарга вакыты калмый бит! Бу нәрсәсе белән куркыныч? Уенның файдасы нидә?
-
Яңалыклар
Омскида XXVI Федераль Сабантуй ат чабышы белән башланды
XXVI Федераль Сабантуй чаралары Омскида ат чабышыннан башланды. Омск ипподромы бүген Россиянең 36 төбәгеннән кунаклар һәм Казахстан делегациясен кабул итә. Төп бәйрәм программасы һәм Сабантуйның рәсми ачылышы иртәгә «Яшел утрау» паркы территориясендә уза, анда «Татар утары» җәелдереләчәк.
-
Сәламәтлек
Мөһим гормон: кортизолны ничек нормада тотарга?
Элек ни икәнен дә белмәсәк, хәзер ул бик популяр. Аның турында җырлар тумаса да, аның тирәсендә чыккан мәзәкләр, имеш-мимешләр җитәрлек. Сүзебез кортизол турында. Ул – организмдагы иң мөһим гормоннарның берсе. Кортизолның түбән яки югары булуын ничек белергә һәм аны ничек нормада тотарга?
-
Яңалыклар
Татарстанда Президент академиясе (РАНХиГС) XIV Халыкара җәйге кампусы башланды
15 июльдә Татарстан Республикасында Президент академиясе (РАНХиГС) XIV Халыкара җәйге кампусы башланды – ул Россиядә студентлар өчен иң зур еллык мәгариф форумнарының берсе. Проект Президент академиясе тарафыннан Республика Хөкүмәте белән берлектә гамәлгә ашырыла.
-
МӨҺИМ
«ВТ» журналисты балалы гаиләләргә бирелә торган яңа төр түләүгә гариза язып карады
Бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чаралары тагын артты. 1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүче әти-әниләр гаилә салым чигерүенә өмет итә ала. Алдан алынган фаразларга караганда, әлеге түләүне илдә яшәүче дүрт миллионнан артык гаилә алачак. Аларда ун миллионга якын бала тәрбияләнә, дип исәпләп чыгарганнар. Яңа төр түләүне алу өчен нишләргә? Гаризаны «ВТ» хәбәрчесе дә язып карады.
-
Яңалыклар
СВО ветераннары өчен «Осталар вакыты» кадрлар программасы эшләтеп җибәрелә
Ставропольдә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашу кысаларында Россия Герое һәм «Бердәм Россия» генераль советы әгъзасы Евгений Поддубный махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Осталар вакыты» яңа кадрлар программасын эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Бу хакта «Бердәм Россия» матбугат хезмәтенә сылтама «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Интервью
Ансар хәзрәт Мифтахов: «Белмичә юрарга ярамый»
Йокы – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте ул. Әлеге нигъмәтне дөрес итеп куллана белергә дә кирәк. Динебез буенча йокы әдәбе нидән гыйбарәт соң? Матур төшләр күрер өчен, йокыдан саташып уянмас өчен нәрсә эшләргә? Төшне юрарга ярыймы? Сорауларга җавапны «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов белән бергәләп эзләдек.
-
Яңалыклар
«Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дәресләре ике мәҗбүри курска бүлеп укытылачак
Россия Мәгариф министрлыгы боерык проекты нигезендә 2026 елның 1 сентябреннән «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» (ОБЗР) предметы ике мәҗбүри курска бүленәчәк – «Тормыш иминлеге» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек». Бу хакта «ТАСС»ка министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».