Лилия Шәйдуллина: «Татар ашларын белмәгән кеше юк»

Казанда «Татар ашлары йорты»на нигез салучыларның берсе Юныс Әхмәтҗанов,  эш-гамәлләрен социаль челтәрләрдә дәвам иттерерләр дип башына да китерә алмагандыр, әлбәттә. Бүген исә аның исемен популяштыручыларның саны арта бара. Шуларның берсе – Краснодар шәһәреннән Лилия Шәйдуллина.

Күптән түгел  «Татар кухнясы» дигән китабы да дөнья күрде.  Бүген «Ютуб» каналында 230 мең язылучысы булуга карамастан, басма журналистиканы  үз иткән Лилия белән татар ашлары турында сөйләштек.

– Лилия, татар кухнясы турында китаплар бик күп инде ул. Димәк, бу юнәлеш белән отарга да, оттырырга да мөмкин? Нинди ният белән башланган эш иде бу?

– «Татар кухнясы» дигән китабым 2024 елның башында дөнья күрде. Бер ел да булмады әле. Шул арада ике мең ярым данә  сатылып та бетте диярлек. Димәк, оттырмадым дип әйтергә була. Китабымны бик яраттылар, чөнки ул бик зәвыклы, рәсемнәр белән бизәлгән. Минемчә, нәкъ менә шушы алым  зур роль уйнады да инде. Бу эшкә тотынганчы, бик күп китаплар белән танышып чыккан идем. Күбесендә текстка әһәмият бирелгән. Ә кешегә барыбер  тәкъдим ителгән рецептлардан ни-нәрсә килеп чыгуын күрү кызыклырак.  Әзерләү барышын да күрсәтсәң, тагын да аңлаешлырак була. Дөрес, күп кеше, шул исәптән, мөгаен,  үзегез дә, моның өчен интернет бар бит дип уйларсыз.

Минемчә, аш-су әзерләгән урында китапның урыны дәрәҗәлерәк.  Телефон актарып, видеолар карап баш катырганчы, кирәкле битне ачып куясың да эшең гөрләп кенә бара.

– Юныс Әхмәтҗановның аш-су өлкәсендәге иҗаты белән ничек таныш сез? Китабын укыган идегезме? Гомумән, кулинар  һөнәрен кайда үзләштердегез?

–  Мин Татарстан кызы бит. Лениногорск шәһәрендә туып-үстем. Бөгелмәдә медучилищеда укыдым. Аннан Казан медицина институтына киттем. 11 яшемнән  тәмле әйберләр пешерә башлаган идем инде. Әнием дә, әбием дә бу эшкә бик һәвәс булдылар, аларда ниндидер сәләт бар иде. Күрәсең, геннар буенча миңа да күчкән. Балачактан ук бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Шуңа күрә Юныс Әхмәтҗанов кебек күренекле татарны белмәү сәеррәк булыр иде.  Укуымны тәмамлаганчы кияүгә чыгып, Санкт-Петербургка күчендек.  Мечников исемендәге медицина академиясендә укуымны дәвам иттердем.  Интернатураның лабораториясендә генә эшләргә өлгердем. Аннан декретка китеп бардым. Шул вакытта  мин өйдә шөгыльләнерлек, бала белән күбрәк вакыт үткәрерлек эш турында уйлана башладым.  Аш-су янында кайнашканда, эш барышын видеога төшерергә ирем тәкъдим итте.  Шулай итеп, блог алып бара башлавымны сизми дә калдым.  Бүген «Ютуб»тан тыш  «Яндекс-Дзен» һәм «ВКонтакте» да каналларым бар.  Ни кызганыч, әнием дә, әбием дә бик иртә китеп бардылар. Мин аларның өйрәткәннәрен бөртекләп диярлек җыйдым.  Башкалардан сораштым, китаплар укыдым, рецептларны  яңадан барлап чыктым. Шулвакыт бу белемне башкаларга да бирергә кирәк дигән фикергә килдем. Дөрес, татар кухнясы белән генә чикләнмәдем. Әтием татар, әнием рус милләтеннән булгач, икесен дә берьюлы диярлек алып бардым. Әмма соңрак барыбер татар ашлары ягынарак авыштым. Бөтен рецептларны видеога төшереп, саклап каласым килде. Бу балаларыбыз, оныкларыбыз өчен кирәк.

 – Сезнең рецептлар Юныс Әхмәтҗановныкыннан нәрсәсе белән аерыла?

– Юныс Әхмәтҗанов  ул – татар кулинариясенә нигез салучы. Китабымны язганда, нәкъ менә аның белемен нигез итеп алдым. Гомумән, мондый китапларны туплаганда, автор аңа кадәр бу өлкәдә ниләр булганын белеп торырга тиеш. Мин Юныс Әхмәтҗановны остазым буларак кабул иттем,  иҗатын бертуктаусыз өйрәнәм. Ул бит бу өлкәдә – чын һөнәр иясе. Ә мин өйрәнчек кенә. Төп максатым  – күренекле аш-су остасының исемен популярлаштыру. Үзем төзегән рецептлар исә заманча ингредиентларга, технологияләргә яраклаштырылган.

– Шулай да кайчагында «Юныс Әхмәтҗановның рецептлары искерде инде. Аның китапларыннан файдаланып булмый» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

– Димәк, бу кеше дөрес итеп әзерли белми яки останың сүзләрен аңларга теләми. Хәтерләсәгез, Юныс Әхмәтҗановның китабы күбрәк текстлардан гына тора, рәсемнәр урта битләрдә генә куелган. Ә безнең халык хәзер видеоларга ияләшкән. Текст укып, баш ватып утырасы килми. Элек безнең әниләр, әбиләр бу сүзләрне гомердә дә әйтмәсләр иде. Видеога карап әзерләү тәмле була дигән сүз түгел бит әле ул. Юныс Әхмәтҗановның эш-гамәлләрен күңелең белән тоя белергә кирәк. Шул вакытта барысы да әйбәт килеп чыгачак. Татар дөньясында аның китапларын алмаган, укымаган хуҗабикәләр юктыр дип уйлыйм. Үземдә дә бар. Татар телендә. Берәр нәрсә пешерә башласам, кулым гел шуңа үрелә. Инде барысын да яттан беләм кебек. Әмма, ачып куйсаң, ул ниндидер көч, илһам  бирә сыман. Элегрәк заказ буенча да эшләгән чакларым булды. Петербургта чакта чәкчәк әзерләдем. Әле бу эштән туктагач та, озак вакыт сорап интектерделәр.

– Җирле халыкны татар кухнясы белән ничек таныштыра алдыгыз?

– Петербургта татар оешмасы бар иде. Без алар белән бик аралашып яшәдек. Ирем белән төрле чараларга, концертларга йөрдек. Татарлар, руслар  гына түгел, башка милләт вәкилләре –  азәрбайҗаннар, таҗиклар, үзбәкләр дә ярата иде чәкчәкне. Безнең бит телләребез генә түгел, милли ризыкларыбыз да охшаш. Шуңа күрә бер үк вакытта тугандаш халыкларның милли ризыкларын дә өйрәнәм. Ирем Казахстанда туып-үскән. Аларның янәшәсендә кыргызлар, үзбәкләр яшәгән. Туганнары әле дә шунда. Чәкчәкне дә бик яратып әзерлиләр. Хәзер инде дүрт ел Краснодарда яшибез. Анда да төрле милләт халкы белән аралашам. Татарның милли ризыгын белмәгән, яратмаган бер генә кеше дә юк.

Юныс Әхмәтҗанов турында белешмә:

Дөньяга билгеле аш-су остасы 1927 елның 28 февралендә туа. «Казан» ресторанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар булып эшли.

Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 елда  башлый. 1960 елны Ленин ордены белән бүләкләнә. СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә алтын медальгә ия була. Татар милли кулинариясен тирәнтен өйрәнә, татар авыллары буенча рецептлар җыя, үзе күп кенә рецептлар яза. 1958 елны татар халык ашларына багышланган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Ул Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесен ачу идеясен бирә. Шул рәвешле «Татар ашлары йорты» барлыкка килә.

1980 елда Мәскәү Олимпиадасы вакытында узган халыкара чараларда татар халык ашларын тәкъдим итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре