Газетага язылу

Нәрсә булды сиңа, кулым?

Хатын-кызның яшен куллары «сата», диләр. Баксаң, куллар яшь кенә түгел, организмның авырткан урыннары турында да сөйли икән. Аларга игътибар итеп карарга гына кирәк! Дөресрәге, кул тиресенең төсенә күз салу зарур.

Нәрсә булды сиңа, кулым?
ru.pinterest.com

Саргайган тире бавырдагы кимчелекләр турында сөйли. Кулларда мондый үзгәреш сизүгә, кичекмәстән кан анализы тапшыру киңәш ителә.

Кул тиресендәге караңгы таплар күп очракта кешенең олыгаюы аркасында гына барлыкка килә. Махсус кремнар кулланмыйча, артык каты кызынган кешенең кул тиресендә дә шундый таплар күзәтелергә мөмкин. Ә инде кулдагы бу таплар торган саен караңгыланып, башка төрле төсмер алса, кичекмәстән онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кышкы салкында кулга кимичә йөрсәң, озак вакыт су белән маташсаң, кул тиресе корып китә. Әмма бу күренеш организмда файдалы матдәләр запасы кимү, калкансыман бизнең дөрес эшләмәве турында да кисәтергә мөмкин.

Куллары тирләүдән интеккән кешеләргә эндокринолог белән психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Ник дигәндә, гадәттә, артык хискә бирелгәндә һәм эндокрин система дөрес эшләмәгәндә, организмның тирләү сәләте көчәя. Мондый хәл даими рәвештә күзәтелгәндә, шикләнергә җирлек бар, ди табиблар.

Кул тиресе шешү дә организмдагы җитди үзгәрешләр турында кисәтергә мөмкин. Гадәттә, ул бавыр яки йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләрдә күзәтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре