Газетага язылу

Отит вакытында нинди хаталардан сакланырга?

Адым саен вируслы чирләр сагалаган чорга аяк бастык. Грипп һәм ОРВИ белән авырган кеше еш кына колак ялкынсынудан (отит) да интегә. Ул ни сәбәпле пәйда була? Отит вакытында нинди хаталардан сакланырга?

Табиб-оториноларинголог Карина Әхмәтҗанова белән шул хакта сөйләштек.

– Ни өчен вируслы чир йоктырган кеше еш кына колак ялкынсынудан да интегә?

– Грипп, ОРВИ белән авырганнан соң организм бик нык бетерешкән була. Иммунитет та көчсезләнә. Бу исә – отит, синусит, тонзиллит кебек яңа чирләргә бирешү өчен менә дигән җирлек.

– Отит салкын тигәндә генә күзәтеләме?

– Юк, колак аллергия, атмосфера басымы үзгәрү, талпан кадалу нәтиҗәсендә дә ялкынсына ала. Отит артык чисталык аркасында да пәйда булырга мөмкин. Күпләр, аз гына колак сагызы күренүгә, аны чистартырга тырыша. Ә бит колак сагызы аны күпмедер дәрәҗәдә тышкы йогынтылардан саклый. Колак чистартканда тире зарарланган очракта да отит барлыкка килә ала.

– Отит башланганны ничек белергә?

– Андый чакта кешенең колагы шешәргә, кызарырга мөмкин. Колак сызларга тотына, кычыта, шаулый, тән температурасы күтәрелә. Кеше начар ишетә башлый. Отит белән авырган кешедә күңел болгану, косу, баш әйләнү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.

– Колак ялкынсынуны халык медицинасы ярдәмендә дәваларга ярыймы?

– Андый ысуллар гадәттә колакка, киресенчә, зыян гына сала. Кайберәүләр колак сызлауны сарымсак ярдәмендә басмакчы була. Каланхоэ яфрагы да булыша, диләр. Әмма колакның ни сәбәпле сызлавын төгәл ачыкламаган килеш, аларның берсен дә файдаланырга ярамый. Мисал өчен, колак гөмбәчек эләгү аркасында авырта, ди. Бу очракта колакны чистартып, зарарланган урынны киптерергә кирәк. Ә каланхоэ яфрагы исә аны, киресенчә, дымландырып кына торачак. Димәк, колак сызлау да көчәйгәннән-көчәя генә барачак дигән сүз. Колак үлекләгәндә анда җылытылган тоз куеп торучылар да очрый. Бу – шулай ук зур хата. Шуңа күрә колак сызлауны үзлегеңнән генә җиңәргә тырышырга ярамый. Беренче билгеләре сизелүгә үк, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре