Татарстандагы барлык хезмәтләр һәм ведомстволар да пилотсыз очу аппаратларының кабат һөҗүменә әзер булырга тиеш. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта "Татар-информ" яза.
«21 декабрьдә Татарстан пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменә дучар булды, бәхеткә, бу зур җимерелүләргә һәм корбаннарга китермәде. Шулай да Яңа ел чараларын үткәрү вакытында да мондый хәл кабатланырга мөмкин дип фаразларга нигез бар», - дип искәртте ул.
Алексей Песошин сүзләренчә, әлеге вазгыять вакытында барысы да тиешле рәвештә оештырылган иде, әмма һәр ведомство тагын бер тапкыр шул тәҗрибәне анализларга һәм барлык кимчелекләрне бетерергә бурычлы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез